(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Уфаның 41нче мәктәбе каршындагы икенче Татар якшәмбе мәктәбендә Туган телләр көненә багышланган «Без — Тукайлы халык» бәйрәме булды. Сыйныфтан тыш чарада балалар татар теленә багышланган шигырьләр укыды, җырлар җырлады, ана теленең тормышта ни өчен кирәклеге турында фикер алышты. Анда җырчы һәм композитор, тальянчы, мәктәпнең музыка педагогы Айдар Юнысов да катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Мәктәпнең директор вазифасын башкаручы Дилбәр Байгуҗина һәм татар теле укытучысы Гөлназ Абдуллина җитәкчелегендә балалар, ике командага бүленеп, мәкальләрнең дәвамын уйлап тапты, фразеологик әйтелмәләрнең мәгънәсен аңлатты, русча сүзләрне татарчага тәрҗемә итте. Һәр дөрес җавап өчен бер балл бирелде. Ахырда һәр команданың җыелган баллары бертигез — унбишәр булып чыкты. Шулай итеп, монда да дуслык җиңде, диелә хәбәрдә. Бәйрәм ахырында мәктәпнең фольклор һәм журналистика педагогы, «Тулпар» журналының баш мөхәррир урынбасары Илдус Фазлетдинов балаларга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә әзерләнгән истәлекле бүләк — «Без — Тукайлы халык!» дип исемләнгән флешкаларны таратты. Анда бөек әдибебезнең төрле ил һәм республика артистлары укыган шигырьләр, җырлар, спектакльдән өзекләр туплаган, дип хәбәр итте Конгрессның матбугат хезмәте.