Добавить новость
103news.com
World News
Февраль
2022

Екатеринбургта татарлар төзеткән биналарга экскурсия үткәрә башлаганнар

0

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Екатеринбург тарихын өйрәнүче Әлфинур Ахунова шәһәрдәге татар мирасы турында экскурсияләр үткәрә башлаган.

«Экскурсиянең исеме „XIX–XX гасыр чигендә Екатеринбург“ дип атала. Экскурсия шәһәрнең уң ягында уза. Без XIX гасырда төзелгән шәһәрнең сәүдә ягында йөрибез. Үземнең маршрутымда мин бүгенгәчә сакланып калган иске йортларны һәм татар мирасы белән бәйле биналарны күрсәтәм», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

2020 елда Әлфинур Ахунова Екатеринбург тарихы музее каршындагы «Шәһәр маршрутлары мәктәбе»ндә белем алган. Мәктәптә татар мирасы турында авторлык маршрутын рәсмиләштергән һәм экскурсияләр үткәрә башлаган.

Аның әйтүенчә, экскурсия барышында Вайнер урамында урнашкан Уралдагы беренче универсаль сәүдә йорты, Успенский һәм Покровский урамнары почмагында модерн стилендәге йорт кебек биналар күрсәтелә. «Тихвинская урамында „Казан“ йорты ачылуын, анда мөселман гыйбадәтханәләре булганын беләбез һәм Усольцевская урамындагы „Татар бистәсе“ н карап үтәбез», — диде ул.

Экскурсияләрне алып барганда Әлфия ханым татар гореф-гадәтләре, татар телендә еш кулланыла торган сүзләр, урын, елга, торак пунктлары исемнәрен искә алуын әйтте. «Сүзләрнең мәгънәсе, тәрҗемәсен аңлатам, сорауларга җавап бирәм. Татар мәдәнияте белән таныштырам. Экскурсиядә катнашучылар канәгать кала. Иң озак барган экскурсия алты сәгатькә сузылды», — диде ул.

Әлфинур Ахунова экскурсияләр үткәрүне хобби дип белдерде. «Мин һәрвакыт ләззәт алам. Экскурсиядә 300дән артык кеше булды. Күбесенчә җәяү йөрибез, велосипед белән дә чыккан булды. Ул вакытта Югары Пышмадагы Бакыр мәчеттә дә була алдык», — диде экскурсовод.

«Иң кызыгы — экскурсия ахырында кайбер кешеләр татар тамырларыннан булулары турында сөйли башлый. Онытылып барган гаилә традицияләрен, фамилияләренең килеп чыгышын, әби-бабаларының исемнәрен исләрен төшерә. Кызганыч, экскурсиядә катнашканнарның күбесе инде татар телен белми һәм аңламый», — диде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России