Рөстәм Миңнеханов: Клиентлар ТАНЕКО ягулыгы сатыла торган заправкаларны белергә тиеш
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Александр Хевронин). ТАНЕКО ягулыгы булган заправкалар махсус мобиль кушымтада билгеләнгән булырга тиеш.
«Күпләр хәзер ТАНЕКО базарына туры китереп үз продукциясен сатарга тырыша. ТАНЕКОның параметрлары иң яхшысы. Клиентлар ТАНЕКОның ягулыгы нинди заправкаларда булуын, ә кайсында булмавын белергә тиеш», — диде Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
«Татнефть» бизнес-секторының цифрлы үсеш кураторы Алексей Войновский сүзләренчә, мондый эшләр алып барыла. «Кушымтада мондый ягулык күрсәтелгән урыннар гына түгел, „Татнефть“ станцияләрендә булган башка сыйфатлы продуктлар да, шулай ук АЗС линиясе буенча Татарстан концепциясе дә күрсәтеләчәк», — диде ул.
Якындагы заправканы табарга һәм маркетинг акцияләре турында белергә мөмкинлек бирә торган мобиль кушымтаны үстерү хәзерге вакытта компаниянең төп юнәлешләренең берсе булып тора, дип өстәде ул.
Моннан тыш, Войновский искә төшергәнчә, машинадан чыкмыйча гына ягулык өчен түләү сервисы сынау уза.
