(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда Донецк Халык Республикасы (ДНР) һәм Луганск Халык Республикасыннан (ЛНР) күченеп килергә мәҗбүр булган кешеләрне вакытлыча урнаштыру эшчәнлеген координацияләү өчен оператив штаб оештырылган. Министрлар Кабинетында штабның беренче утырышы узды. Штабның рәисе Татарстанның беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин булды. Аның составына шулай ук Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Транспорт һәм юл министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре министрлыгы, Кеше һәм бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре һәм башкалар керде. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Утырышта хәбәр ителгәнчә, республика авыр хәлдә калган 1 мең кешене кабул итәргә әзер. Аларны «Санта», «Жемчужина», «Ливадия», «Васильевский» шифаханәләренә урнаштырачаклар. Барлык пунктлар да тулы әзерлекне раслады. «Татарстанга поездның якындагы сәгатьләрдә кузгалуы көтелә. Казанга килгәч, эвакуацияләнгән кешеләрне оештырылган төстә автобуслар белән вакытлыча яшәү урыннарына озатачаклар. Аларны кайнар ризык, ихтыяҗ булса, медицина ярдәме белән тәэмин итәчәкләр», — диде Галимова. Штаб вазгыять турында оператив рәвештә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка хәбәр итеп тора. Чираттагы утырыш иртәгә планлаштырылган.