Арча районында Сабантуйга бүләк җыя башладылар
![Арча районында Сабантуйга бүләк җыя башладылар](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2022/5/25/0cc6240aa684ccd5bc51a688e1c1a20c.jpg)
Бүген район мәдәният йорты хезмәткәрләре Арчаның Шәрыкъ бистәсендәге урамнарга бүләк җыярга чыкты. Халык аларны бик җылы каршы алган.
«Арча-информ» хәбәр иткәнчә, аларга һәр йортта яхшы бүләк биргәннәр, ә җыр, гармун тавышы бәйрәм рухы өстәгән.