Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2022

Россия Президенты кешене уттан коткарган өчен Рамил Фәрдиевне бүләкләде

0

Чаллы янгынга каршы хезмәт отрядының Биклән авылын саклау буенча аерым пост башлыгы Рамил Рәис улы Фәрдиев Россия Президенты указы белән янгыннан кешене коткарган өчен дәүләт бүләгенә – «Янгын вакытында күрсәткән батырлыгы өчен» медаленә лаек булды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

 

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Барысы да узган елның 1 июнендә булган: көндез 101 янгын сагы номерына Биклән авылының Мәскәү урамында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Урынга санаулы минутлар эчендә Рамил Фәрдиев җитәкчелегендә «Биклән» аерым пост бүлеге хезмәткәрләре килеп җиткән.

Ялкын телләре өйнең түбәсен һәм аңа терәтеп салынган гаражны ялмап алган. Йорт һәм гараж эче төтен белән тулган. Шаһитлар янгын сүндерүчеләргә хуҗабикәнең өйдә булуы хакында әйткән.

 

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте

Рамил Фәрдиев, тормышын куркыныч астына куеп, дөрләп янган өй эченә кереп киткән һәм аңсыз хәлдәге хуҗабикәне алып чыккан, аңа табиблар килгәнче беренче ярдәм күрсәткән.

«Мондый зур бүләккә лаек булуым белән горурланам. Янгында исә һәр секунд кадерле, ә безнең авыл тирәсендә – тимер юл аркылы чыга торган урыннар. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм тоткарланырга да мөмкин иде. Мин бу авылда яшим, барысын да беләм. Дөресен әйтәм, артык уйлап та тормадым – хатын-кызны коткарырга кирәк иде», – диде Рамил Фәрдиев.

 

Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России