Яшел Үзән районы башлыгы Васильево бистәсендә бассейн төзелешен карады
Яшел Үзәндә спорт объектын төзү буенча әзерлек эшләре агымдагы елның мартында башланды. Биредә мәйдан, якын-тирә территория чистартылган, бассейн касәсе астына фундамент салынган. Комплекста өлкәннәр өчен 25 метрлы һәм балалар өчен 12,5 метрлы бассейн була. Бу турыда «Яшел Үзән» сайтында хәбәр ителә.
«Барлык эшләрне дә вакытында һәм сыйфатлы итеп башкару бурычы куела. Бу якындагы территориягә дә кагыла. Васильевода яшьләр талантлы, спорт белән дус, актив тормыш рәвеше алып баручы кешеләр күп. Бассейнга ихтыяҗ күптән бар иде һәм хәзер куелган максатларны иң югары дәрәҗәдә гамәлгә ашыру мөһим, - диде район башлыгы Михаил Афанасьев бистәдә эш сәфәре барышында.
Проект буенча объектны агымдагы елда тапшыру планлаштырылган.