Әлки районында экологлар тырышлыгы белән койманы сүтеп, күлгә керү юлын ачтылар
Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Әлки районы халкы кайнар линия буенча мөрәҗәгать итеп, Иске Тумба авылында кемнеңдер койма төзеп, күлгә керү юлын ябуы турындагы мәгълүматны җиткерде.
Министрлык матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау кагыйдәләрен бозуны бетерү һәм коймаларны сүтү мөрәҗәгате белән чыкты. Коймалар тиз арада сүтелгән, хәзер күлгә бөтен кеше дә керә ала.