Алимә Сәлахетдинова: "Бу – чит илдә татар балаларының туган телен, милилилеген саклау проекты"
![Алимә Сәлахетдинова:](https://gdb.rferl.org/01000000-0aff-0242-aaae-08db6768c85c_cx0_cy5_cw0_w800_h450.jpeg)
Йөздән артык укучы йөргән "Alima Academy" онлайн-мәктәбенең бишенче уку елы тәмамланды. Чит илдә яшәүче гаиләләрдә татар телен өйрәнүгә ихтыяҗ зур, ләкин мотивация төрле, ди мәктәп оештыручысы. Ул балаларның нигә татар теленә омтылулары һәм "татарлык" дәресләре оештырырга теләве турында сөйләде.