Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2023

Камил Сәмигуллин: Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен яндырып булмый, бу кешеләр үз-үзләрен яндыра

0

Беренче чиратта күзгә бәрелеп торган контраст ташлана: Европада һәм Россиядә мөселманнарга ничек карыйлар? Стокгольмда халык алдында Корбан бәйрәме һәм Тәкбир Әт-Тәшрикъ көннәрендә хакимиятнең рәсми рөхсәте белән мәчет каршында ук Коръән яндырдылар, [Россия президенты] Владимир Владимирович бу акциягә борчылуын белдерде, безне бәйрәм белән котлады, Дербенттагы борынгы мәчеттә булды, анда мөселманнар белән аралашты... Ул мөселманнар турында бик күп матур сүзләр әйтте: без илне үстерүдә хезмәт кылабыз, дин кардәшләребез махсус хәрби операция зонасында батырлык күрсәтәләр, Коръәнне мәсхәрәләү җинаять булуын һәм Коръән – мөселманнар өчен генә түгел, ә Россиядә яшәүче башка традицион дин вәкилләре өчен дә изге китап дип атады. Бу сүзләр бик зур әһәмияткә ия.

Һичшиксез, Президент төрле халыкларның бер-берсенә карата хөрмәт һәм ышанычын ныгытырга тели. Бу нормаль күренеш: Россиянең барлык традицион диннәре мәрхәмәтлелек, гаделлек, рәхимлелек кыйммәтләренә нигезләнгән... Көнбатышта күптөрлелекне көчсезлек буларак кабул итәләр, ә Путин ачыктан-ачык белдергәнчә, Россия өчен аның традицион мәдәниятләре һәм диннәре – ул конкурент өстенлеге дип белдерә, чөнки бүгенге чынбарлыкта алар үз дини карашларына бәйсез рәвештә ил халкына сынауларны җиңәргә ярдәм итә. Ягъни Россиянең барлык диннәре нигезендә ятучы бердәм традицион кыйммәтләр мөһим берләштерүче көчкә әверелә. Бу Коръәндәге аятьне искә төшерә: «Әйт: «И, әһле китап! Безнең белән сезнең арада уртак булган сүзгә килик...» (3:64).

Бүген махсус хәрби операция зонасында үз хәрби бурычларын батырларча үтәүче мөселманнар өчен Президент авызыннан исламның изге урыннарына хөрмәт турында сүзләр ишетү аеруча мөһим иде. Алар Ватан өчен генә түгел, ә динне динсез режимнан саклау өчен дә көрәшә, динсезләрнең максаты безнең дәүләтне юкка чыгару гына түгел, шул ук вакытта дини тәгълиматлар һәм кыйммәтләрне дә бетерәләр һәм бер-бер артлы Коръән яндыралар. Әмма Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен яндырып булмый, бу кешеләр үз-үзләрен яндыралар.

Әхмәд Насыйров алган әңгәмәдән

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтыннан







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России