Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2023

Татарстан Хөкүмәте истәлек такталарын урнаштыру тәртибен үзгәртте

0

Татарстанда истәлек такталарын урнаштыру тәртибе үзгәрде. Кичә республика Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалады.

Үзгәрешләр шул исәптән мәңгеләштерелә торган кешенең вафаты яки вакыйгасыннан соң узарга тиешле вакытка да кагыла. Әгәр элегрәк танылган кешегә багышланган истәлек тактасын ул вафат булганнан соң бер ел үткәч урнаштырып булса, хәзер өч елдан соң гына куярга мөмкин.

«Исемен мәңгеләштерергә тәкъдим ителгән зат яки вакыйганың тарихи яки мәдәни әһәмиятен объектив бәяләү максатыннан, истәлек тактасы исеме мәңгеләштерелүче зат вафат булган көннән соң ким дигәндә өч ел узгач урнаштырылырга мөмкин», - диелә документта.

Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм төрле батырлыклар кылган яки Татарстан һәм Россия алдында зур казанышларга ирешкән, дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән гражданнар истәлегенә куелган мемориаль такталар гына искәрмә булырга мөмкин.

Нинди дә булса вакыйга уңаеннан истәлек тактасы куюның срогы элеккечә (вакыйга булганнан соң биш ел узгач) кала.

Моннан тыш, истәлек такталарының нәрсәгә яки кемгә багышланырга мөмкин икәнлеген күздә тоткан исемлек тә тулыландырылган. Күренекле шәхесләр һәм вакыйгалардан тыш, алар әһәмиятле даталар уңаеннан да урнаштырыла ала.

Шулай ук тактадагы билгеләр санына да (200дән дә ким түгел) чикләү кертелгән. Элегрәк нигезләмәдә текст кыскача булырга тиеш дип кенә әйтелгән иде.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России