Миңнеханов район башлыкларына паркларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсен контрольгә алырга кушты
Татарстанның Азнакай, Югары Ослан, Кайбыч, Кукмара һәм Питрәч районнарында иҗтимагый киңлекләргә хезмәт күрсәтү буенча килешүләр төзелмәгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге муниципалитетларның башлыкларына бу мәсьәләне контрольгә алырга кушты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина традицион республика киңәшмәсендә ясаган докладында иҗтимагый киңлекләрне эксплуатацияләү сыйфатына игътибар юнәлтте. Чарада шул исәптән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы буенча төзелеш-монтаж эшләре – 42, уңайлы шәһәр мохите формалаштыру программасы буенча – 36, Бөтенроссия кече шәһәрләр бәйгесе буенча 37 процентка үтәлгән, дип искәртте Зиннәтуллина.
ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина
Фото: © "tatarstan.ru"дан скриншот
Докладчы «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. Хәзерге вакытта программада катнашучы барлык ишегалды территорияләрендә дә юл эшләре башкарыла. Хәер, 361 ишегалдында алар төгәлләнгән инде. Тулаем алганда, юл эшләре 67 процентка башкарылган.
Үз чиратында, тышкы яктырткычлар урнаштыру буенча эшләрнең үтәлеше 63 процент тәшкил итә, бу эшләр 15 районда тәмамланган. Җиһазларны монтажлау 48 процентка башкарылган, 272 ишегалдында ул төгәлләнгән.
