Добавить новость
103news.com
World News
Июль
2023

«ШАЯН ТВ» телеканалы студиясендә «Балачак җыры» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр

0

«ШАЯН ТВ» телеканалы студиясендә «Балачак җыры» балалар җыр бәйгесенең дүртенче сезоны җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Әлеге бәйге ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелә. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов шәхсән үзе тапшырды.

Фото: © https://tnv.ru/

Конкурсның максаты – балалар өчен татар телендә җырлар иҗат итүче композиторлар һәм шагыйрьләрне ачыклау, әлеге җырларны тану, балалар репертуарын татар җырлары белән баету.

Быел бәйгегә 100гә якын җыр кабул ителгән. Авторлар арасында профессиональ композиторлар да, иҗатны күңел эше дип санаган кешеләр дә бар.

Профессиональ жюри тарафыннан икенче турга 20 җыр сайлап алынды. Тамашачылар арасында үткәрелгән тавыш бирү нәтиҗәләре буенча иң күп тавыш җыйган 10 җыр өченче турга узды. Абруйлы жюри карары белән биш җиңүче билгеләнде.

• «Читекләр» җыры (сүзләр авторы: Рәшитова Г. С., композиторы: Йосыпова Л.С.)

• «Поезд» җыры (сүзләр авторы: Нуруллина И. Р., композиторы: Низамов М. Р.)

• «Күңелле балачак» җыры (сүзләр авторы: Абдуллин А. З., композиторы: Хәбиров С. З.)

• «Туган көн безгә шатлык китерә» җыры (сүзләр авторы: Рәмис Аймәт, композиторы: Луиза Батыр-Болгари)

• «Серле урман» җыры (сүзләр авторы: Әхмәтҗанова Э. И., композиторы: Һадиева А. И.)

Фото: © https://tnv.ru/

Һәр җиңүчегә 50 000 сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылды. Шулай ук Комиссия ярдәмендә «ШАЯН ТВ» телеканалы тарафыннан җиңүче җырлар өчен заманча аранжировкалар эшләнәчәк һәм видеоклиплар төшереләчәк.

Конкурс җырларын «Сәйлән» балалар телевизион фестивалендә катнашучылар башкарыр дип көтелә. Моннан тыш, барлык җырлар да «Балачак җыры» җыентыгына кертеләчәк.

Фото: © https://tnv.ru/







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России