Добавить новость
103news.com
World News
Сентябрь
2023

Казанның Иске Татар бистәсендә беренче тапкыр «Сөмбелә» бәйрәме була

0

30 сентябрь көнне Казанның Иске Татар бистәсендә «Сөмбелә» бәйрәме була. Бәйрәм турында оештыручылар «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуда сөйләде.

«Тарихи мохит» муниципаль бюджет учреждениесе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гатауллина Иске Татар бистәсендә бу чараның беренче тапкыр үткәрелүен әйтте. «Сценарийны бергә яздык, бездә иҗади коллектив эшли. Татар халкының милли мәдәниятен үстерү өчен шундый зур бәйрәм үткәрәбез», – диде ул.

«Тарихи мохит» белгече Ләйлә Шакирова сүзләренчә, бәйрәмнең идеясе Тынычлык бистәсендә узган Сабантуйдан соң барлыкка килгән. «Сабантуйда Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Якут халкының гореф-гадәтләренә тугры калуына соклануы турында бик матур фикер әйтте. Бу минем күңелемә кереп калды. Милли бәйрәмнәр узарга тиеш дигән ният белән бу чараны оештырабыз», – дип сөйләде ул.

Оештыручылар сүзләренчә, бәйрәмдә Игенче бабай, Җир, Су, Һава, Кояш образларын күреп булачак. Аларны профессиональ артистлар һәм «Апуш» татар балалар театр студиясе шәкерте Иркә Мингалиева башкара. Чара театральләштерелгән тамаша форматында була. Җырчылардан Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, Казан шәһәр филармониясе җырчылары Ясмин, Алсу Вәлиуллина, җырчы Зөлфәт Зиннуров һәм яшь артист Илсур Шәйдуллин була.

Сөмбелә образында кем булачагын сер итеп калдырдылар. Бәйрәменең беренче өлеше тәмамлангач, халык белән бергә җырлы әйлән-бәйлән оештырыла.

Кояш образын башкаручы «Апуш» шәкерте Иркә Мингалиева Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укуын әйтте.«Минем өчен кояш образы – яшәеш, табигатьнең үзәге һәм зур көче. «Сөмбелә» бәйрәмендә балалар бакчасында гына катнашканым булды. Гореф-гадәтләр югалмаска тиеш, дип саныйм. Хәзерге вакытта аларга игътибар арта башлады һәм бу бик әйбәт күренеш. Яшь буын гореф-гадәтләрне белеп үсәргә тиеш», – диде ул.

Чара 13:00 Мәрҗани мәчете янындагы сәхнәдә башлана.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России