Добавить новость
103news.com
World News
Сентябрь
2023

Россиянең 12 төбәгеннән килгән депутатлар Татарстан тәҗрибәсен өйрәнә

0

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советына РФ Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте һәм идарә институты магистрантлары килде. «Парламент эшчәнлеге һәм парламентара хезмәттәшлекне тәэмин итү» программасы буенча белем алучы магистрантлар Татарстанда стажировка үтә.Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Россиянең 12 төбәгеннән килгән региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутатлар, башкарма органнар, бизнес, фән вәкилләре республиканың федераль хакимият, җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек итү, дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләрне үстерү буенча эш тәҗрибәсен өйрәнә.

Алар белән очрашуда ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты әгъзасы Марат Галиев катнашты.

Очрашуда катнашучыларны Татарстан парламенты җитәкчелеге исеменнән сәламләп, Лилия Маврина Татарстан Республикасының дәүләт идарәсен цифрлаштыру һәм заманча IT-технологияләр кертү буенча Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. «Республикада даими рәвештә Россия-Ислам дөньясы: KazanForum, Kazan Digital Week, «Россия-Кытай: үзара файдалы хезмәттәшлек» кебек эре бөтенроссия һәм халыкара форумнар үткәрелә», – диде ул. – Һәм без бу юнәлештә башка төбәкләр белән тәҗрибә уртаклашырга һәрвакыт әзер. Чөнки технологик үсештә, цифрлаштыруда һәм компьютерлаштыруда алгарыш илнең барлык төбәкләренең бурычы булып тора».

Дәүләт Советы Секретаре республика парламентының закон чыгару эшчәнлеге, Дәүләт Советының РФ субъектларының төбәк парламентлары белән парламентара хезмәттәшлеге, сайлау округларында депутатларның эше, республиканың башкарма органнары һәм муниципалитетлар белән хезмәттәшлек, парламентарийларның иҗтимагый һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында сөйләде.

Очрашу барышында шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Светлана Захарова һәм Марат Галиев, Татарстан Республикасы Рәис ярдәмчесе Тимур Сөләйманов һәм Дәүләт Советы аппараты бүлекләре җитәкчеләре чыгыш ясады.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России