Әлмәт егете Бакудан җиңеп кайтты
Бакуда узган Каспий техник конференция һәм нефть-газ сәнәгате инженерлары берлеге күргәзмәсе кысаларында оештырылган төбәкара студентлар саммитында Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Таһир Нәфыйков та катнашты.
Төрле илләрдән җыелган студентлар бер төркемгә берләшеп, нефть-газ чыгаруга багышланган фәнни проект бәйгеләре оештырган. Интернациональ комнада составында булган Таһирлар төркеме беренче урын алган. Нәтиҗәдә якташыбыз Бакудан I дәрәҗәдәге мактаулы диплом белән кайтты.
