Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2024

Апасның Шәмәк авылында яңа клуб ачылды

0

Апасның Шәмәк авылында 45 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасы ачылды. Республика программасы нигезендә якынча 14 млн сумлык эш башкарылды. 150,6 кв. метр мәйданлы бина үз эченә музей һәм китапханәне дә алган. Бу хакта «Апастово-информ» хәбәр итә.

Клубны төзүдә Шәмәк авылы егете - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, «Апас» якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриевның зур тырышлыгы салынган.

«Һәр авылның үзенең бер тарихы бар. Ләкин һәр авылда музей ачарга мөмкинчелек юк. Авылдан чыккан затлы, зыялы кешеләр, шәхесләр музейны төзү өчен этәргеч ясаган. Шәмәк авылының горурлыгы Марат Нуриев нияте белән тарихи бүлмә ачылды да. Бәләкәй генә музейга зур тарих кереп урнашкан. Шунда ук интерактив такта да бар. Монда авылның 1 меңнән артык фотосурәтләре, тарихы һәм төрле мәгълүматлар саклана.Тарихны сакларга һәм барларга кирәк», - ди район туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Район башлыгы Айрат Җиһаншин шәмәклеләрнең шатлыгын уртаклашты. Район башлыгы төзүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырып, аларга да ихлас рәхмәтен юллады.

«Клуб төзелү – безнең күптәнге хыялыбызның чынга ашуы. Клубыбыз бик иске иде. Концерт куя алмый калган чаклар да булды. Бу эштә безгә булышкан кешеләргә рәхмәт. Халык өчен юнәлтелгән программаларда тагын да катнашырга язсын», - диде Марат Нуриев.

Ул клубка «Апас» якташлар җәмгыяте исеменнән музыкаль җиһаз тапшырды. Шулай ук иң олы һәм иң яшь кешегә дә бүләкләр белән кайткан иде. Көн дәвамында барган танылган җырчылар катнашындагы концертны да авылдашлары Марат Нуриевның хөрмәт билгесе дип кабул итте. «Апас» якташлык җәмгыяте оешуга 30 ел тулу уңаеннан төзелгән фотоальбомны район башлыгына һәм туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногмановка бирде. Рамил Шәрәфуллинның теннис өстәле бүләк итүен дә хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов та клуб ачу тантана буш кул белән килмәгән. Ул авыл халкының гел күтәренке рухта, җырлап-биеп күңел ачуын теләп тальян гармун тапшырды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России