Дәүләт Думасы Хөкүмәт постларына кандидатларны караячак
Бүген, 12 майда, Дәүләт Думасында киңәйтелгән утырыш узачак. Анда Хөкүмәтнең яңа составындагы постларга кандидатлар турында фикер алышачаклар. Ул 12:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә парламентның түбән палатасы матбугат хезмәте Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга сылтама белән.
«Кандидатларның һәрберсе үз эшчәнлегенең төп юнәлешләре программасын тәкъдим итәргә тиеш», - дип аңлатыла хәбәрдә.
Кандидатларны караганнан соң комитетлар үз нәтиҗәләрен Дәүләт Думасы Советына тапшыра. Премьер-министрның беренче урынбасары һәм федераль ведомстволар җитәкчеләренә кандидатуралар 13-14 майда узачак утырышларда раслана. Аларны ачык режимда уздырырга планлаштыралар.