Чүпрәле егете студентлар язында әниләр турында җырлап 1 урынны яулады
Студентлар язы фестивале Татарстанның 18 районыннан 1000нән артык конкурсантны берләштерде. Көллиятләр өчен Студентлар язы Гала-концерты тәмамланды. Анда Чүпрәле районы тармак технологияләре техникумының 4нче курс студенты Илнур Шәйхәттаров «Эстрадада җырлау» номинациясендә «Әнкәемне үбәр идем» җыры белән чыгыш ясап, 1 нче урынны алды. Бу хакта «Туган як» сайтында Гөлия Фәизова яза.
Фестиваль Татарстанның 18 районыннан 1000нән артык конкурсантны берләштерде.
9 иҗади юнәлеш буенча катнашучылар лауреат булды. 400дән артык гариза алынган һәм 390 номер күрсәтелгән.