Татарстанда тагын салкынайтачак
![Татарстанда тагын салкынайтачак](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2024/5/22/936a046f6b1105f5ac178f2d09eafb3d.jpg)
Бүген, 22 майда, Татарстанда чираттагы антициклон килү сәбәпле салкын һәм коры һава торышы урнашачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак.
Көннең якты вакытында төньяк-көнчыгыш һәм төньяк җилнең көче секундына 6-11 метр булачак.
Көндезге сәгатьләрдә температура Татарстанда 16...21 градус, Казанда 18...20 градус җылы булуы көтелә.