Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30

Александр Ефремов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты

0
Александр Ефремов вафат булу сәбәпле, Татарстан җитәкчелеге кайгы уртаклашты

ТР Җир ресурслары һәм җир реформасы буенча дәүләт комитеты һәм ТР буенча Җир кадастры палатасының элеккеге башлыгы Александр Ефремов вафат булу сәбәпле, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика җитәкчелеге вәкилләре кайгы уртаклашты. ТР Рәисенең матбугат хезмәте шул уңайдан кайгынамә урнаштырды.

Дәүләт эшлеклесе 17 июньдә 83 яшендә кинәт вафат булды.

Александр Александрович Ефремов 1940 елның 14 сентябрендә ТАССРның Буа шәһәрендә туа. 1957 елда Буа машина-трактор станциясендә токарь өйрәнчеге булып хезмәт эшчәнлеген башлый. 1964 елда Максим Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, ике ел Совет армиясендә хезмәт итә.

1966 елдан башлап 12 елдан артык районның «Сельхозтехника» берләшмәсендә һәм Буа төзелеш оешмаларында төрле вазифалар били. 1978 елда - КПССның Кама Тамагы район комитетының икенче секретаре, ә биш елдан соң халык депутатларының Апас район советы рәисе була. 1985-1990 елларда КПССның Кама Тамагы район комитетының беренче секретаре вазифасын башкара, аннары ТАССР Министрлар Советының Эшләр идарәсендә хезмәт итә.

Александр Ефремовның алдагы эшчәнлеге «җир ресурслары белән идарә итү һәм җирләрне исәпкә алу системасын үстерү белән тыгыз бәйләнгән». 1991-2001 елларда - ТР Җир ресурслары һәм җир реформасы буенча дәүләт комитеты, 2001-2003 елларда - ТР буенча Җир кадастры хезмәте, «Татарстан Республикасы буенча җир кадастры палатасы» федераль дәүләт учреждениесе белән җитәкчелек итә.

«А.А.Ефремов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы җир ресурсларын инвентаризацияләү, шул исәптән аэрофотога төшерү буенча масштаблы эш башкарылды, аның нәтиҗәләре җир кишәрлекләренең заманча кадастр исәбе нигезенә ятты. Ул законнарны һәм норматив җайга салуны камилләштерүгә, җирдән файдалануның базар механизмнарын гамәлгә кертү өчен күп эшләде, иң катлаулы проблемаларның оптималь чишелешен тапты», - диелә кайгынамәдә.

Аерым алганда, Татарстан авылларында яшәүчеләр Россиядә беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы җирләре (җир пайлары) хуҗалары булды. Моннан тыш, Ефремов «республиканың иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашты». Ул унберенче чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты итеп сайланды (1985-1990 еллар).

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм казанышлары өчен Мактау орденына, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Фидакарь хезмәт өчен», «ТАССР оешуга 100 ел» медальләренә, «ТАССРның атказанган мелиораторы» дигән мактаулы исемгә һ.б. бүләкләргә лаек булды.

«Масштаблы бурычларны хәл итәргә туры килгән барлык участокларда А.А.Ефремов эшкә бирелгәнлек хисе һәм намуслылыгы, профессиональлеге, куелган максатка ирешүдә үҗәтлеге белән аерылып торды. Профессиональлеге, идеалларына тугрылыгы, шулай ук кешеләргә карата игътибарлы мөнәсәбәте нәтиҗәсендә ул коллегалары һәм җәмәгатьчелек арасында лаеклы абруй казанды. Ефремов Александр Александровичның якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр», - диелә кайгынамәдә.

Кайгынамәне ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Росреестрның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Азат Җәббаров, «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, Буа, Кама Тамагы һәм Апас районнары башлыклары Ранис Камәртдинов, Наил Вазыйхов һәм Айрат Җиһаншин имзалаган.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве





Москва

Как выбрать лучший строительный субподряд


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин рассказал о масштабной программе празднования Дня молодежи в Москве



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Илья Лагутенко

Это по любви: как выглядят и чем занимаются дети солиста группы «Мумий Тролль» Ильи Лагутенко




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

В Димитровграде проводят чемпионат России по парусному спорту в классе «микро»

Новичок ярославского «Локомотива» сыграет в гала-матче в Москве

Hisense запустила рекламную кампанию «Ставшие легендой»


Новак Джокович

Джокович прилетел из Лондона на игру сборной Сербии с датчанами



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Состоялась церемония вручения премии Men Today Trends



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России