Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2024

Эльмир Низамов һәм Эльмира Кәлимуллина концертында: Безнең кичәдә һәрчак тере музыка

0

Татарстан Милли музееның җәйге сәхнәсендә композитор Эльмир Низамов һәм җырчы Эльмира Кәлимуллинаның иҗат кичәсе булды. Концертта яңа җырларның премьералары һәм тамашачыларга билгеле булган хитлар яңгырады.

«Бу концерт үзебезгә дә зур сюрприз булды. Бу мәйданны бик яратабыз. Безнең концертта һәрчак тере музыка, тере тавыш, тере яңгыраш. Фонограммага җырламыйбыз. Шушы юнәлештән кыю гына алга барабыз. Артистлар безгә карап, илһамлана. Музей бакчасында бик үзенчәлекле концерт куйдык дип саныйм. Тамашачылар да бик үзенчәлекле иде», - диде Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Аның әйтүенчә, программада тамашачы яратып өлгергән җырлар, шулай ук премьераларны да ишетеп булды. «Миңа калса, Эльмирның бөтен әсәрләре поэма кебек. Эльмир Низамов Александр Пушкинның «Признание» әсәренә романс иҗат итте. Романсны без Игнат Изотов белән дуэт буларак башкардык. Милли музейның җәйге сәхнәсендә рәхәтләнеп чыгыш ясадык», - диде җырчы.

Эльмир Низамов әлеге романсны язу тарихы турында да сөйләп үтте.

«Быел беренче тапкыр эш буенча Псков өлкәсенең Пушкин тауларында булдым. Бөек рус классигы Александр Пушкинның каберен зиярәт кылдым. Моңа кадәр беркайчан да аның кайда җирләнгәнлеге турында уйлаганым булмады. Бик тәэсирләндем. Бөек рус әдәбияты Пушкиннан диярлек башланган дип әйтеп була. Балачактан ук Пушкинның бөек поэзиясендә тәрбияләнәбез бит», - диде ул.

Аның әйтүенчә, бик күп композиторлар Пушкин әсәрләренә музыка язган. «Ә мин аның әсәрләренә мөрәҗәгать итәр өчен үземне лаек дип санамадым. Сәфәрдән соң бер атна үткәч Пушкинның әсәренә музыка язарга сорап шалтыраттылар. Һәм озак тк үтми «Признание» дигән әсәр туды. Ул аны Пушкин тауларында булганда язган булган», - диде Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Эльмир Низамов.

Концертны оештырырга Татарстанның Милли музее тәкъдим иткән. «Без аларга бик рәхмәтле. Алар безне инде өченче тапкыр чакыра, бик зур теләк белән киләбез. Чөнки ябык сәхнәдә мохит тә, тамашачы да башка кебек. Ә менә ачык һавада тамашачы да ачыграк кебек. Татар телендә дә, рус телендә дә яңа әсәрләр яңгырады. Без ул җырларның күбесен инде яздырдык, ләкин әле тамашачыга яңгыратканыбыз юк иде, беренче тапкыр тәкъдим иттек. Әсәрләрне барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була», - диде композитор.

Ул «Бәллүр чыклар» җыры турында әйтеп узды. «Бу иң беренче булып язылган һәм яздырылган җырларымның берсе. Ренат Харис сүзләренә иҗат ителде. Әмма, әлеге җырның вакыты менә хәзер генә килеп җитте дип уйлыйм», - диде ул.

«Сезнең алдыгызда җырларыбызны башкарырга бик шатбыз. Бу, чыннан да, зур бәхет. Килгәнегез өчен рәхмәт!» – диде кичәдә Эльмир Низамов һәм Эльмира Кәлимуллина.

Иҗат кичәсендә «Мин сине Ходайдан сорадым», «Такси», «Улым», «Сүзем калды», «Бәллүр чыклар», «Язлар» һ.б. әсәрләр яңгырады.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России