Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2024

Равил Гайнетдин Кырым Җәмигъ мәчете төзелеше тәмамлану белән котлады: Кырымның бизәге

0

Россия мөселманнарының рухи лидеры, РФ мөселманнары диния нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы шәхси сәфәр белән Кырымда. Биредә мөфти шәех Равил Гайнетдин Җәмигъ мәчетендә булды, Кырым һәм Севастополь мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашты. Россия мөселманнары башлыгын шулай ук республика хөкүмәте вәкилләре һәм руханилары каршы алды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Мөфти Хаҗи Әмирали Аблаев Җәмигъ мәчетен төзү этаплары турында сөйләгән. Төзелешнең тәмамлануын ул «бөтен Кырым татар халкы өчен әһәмиятле тарихи вакыйга» дип атаган. Хаҗи Әмирали Аблаев Россия мөфтиенә Җәмигъ мәчетенең макетын бүләк иткән.

«Бу мәчет – безнең мирас. Без бу вакыйганы озак көттек, һәм, Аллаһы Тәгалә насыйп итеп, шушындый мәһабәт һәм гүзәл мәчетле булдык. Ул безне генә түгел, безнең балалар һәм оныкларыбызны да сөендереп озак еллар торыр. Бу эштә безгә теләктәшлек белдергән һәркемгә рәхмәт. Әлбәттә, Россия Президенты Владимир Путин ярдәм итмәсә, без әле бу хакта тагын бик озак хыялланган гына булыр идек», — дип билгеләп үткән Хаҗи Әмирали Аблаев.

Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин Кырым мөселманнарын 2014 елдан, ярымутрау Россия Федерациясе составына кайтарылганнан бирле дәвам иткән мәчет төзелеше тәмамлануы белән котлаган. Кырым Җәмигъ мәчете – Симферопольнең символы гына түгел, ә бөтен ярымутрауның символы, дип аеруча ассызыклаган ул. Төзелеш тәмамлану – барлык мөселманнар өчен истәлекле вакыйга, дип белдергән мөфти шәех Равил Гайнетдин.

«Симферопольдә искиткеч мәчет төзелгән, ул шәһәрнең генә түгел, бөтен Кырымның бизәге булып тора. Ул безнең төрле дин тотучы халыкларыбыз татулык, дуслык һәм туганлык мөнәсәбәтләре корып яши торган күп милләтле һәм күп динле дәүләтебезне символлаштыра», - диде мөфти шәех Равил Гайнетдин. Ул мөфти хаҗи Әмирәли Аблаевка бүләкләр, шул исәптән Мәскәү Җәмигъ мәчете сурәтләнгән истәлекле сәгатьне тапшырды, диелә хәбәрдә.

Хаҗи Әмирали Аблаев белән мөфти шәех Равил Гайнетдин Кырым Җәмигъ мәчетендә бергәләп намаз укыган.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России