Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2024

Вакансияләр ярминкәсендә контракт буенча хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды

0

Бүген Казанның Горький исемендәге паркында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пункты ачылды. Ул «Хезмәт резервлары» стадионы артындагы зур мәйданчыкта урнашкан. Чатырны табу җиңел – ул уң яктан беренче тора.

«Теләге булган һәркем Калашников автоматының массагабаритлы макетын күрә, кулына тотып карый, сүтә һәм җыя ала, шулай ук нормативны вакытка үтәп карарга була», — дип сөйләде Казанда урнашкан контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Спикер билгеләп үтүенчә, хәрби чатыр вакансияләр ярминкәсенә килүчеләрдә кызыксыну уяткан. Беренче сәгать ярым эчендә мобиль пункт янына 45-50 кеше килгән. Кешеләрне Калашников автоматын тотып карау һәм аның белән фотога төшү мөмкинлеге җәлеп итә.

«Шулай ук кунакларга контракт буенча хезмәт турында актуаль мәгълүмат бирелә. Төрле яшь кешеләре кызыксыну белдерә, шул исәптән өлкән буын вәкилләре дә – Туган илгә файда китерергә телиләр. Без контракт буенча хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге кешеләрне алабыз», — дип билгеләп үтте Егор Горячев.

Чатырдагы өстәлләргә мәгълүмат буклетлары һәм брошюралары тезеп куелган, тематик фильм трансляцияләнә. Теләге булган һәркем контракт буенча хәрби хезмәт, түләүләр турында тулы мәгълүмат ала, гариза бирә һәм беренчел сайлап алуны үтә ала.

«Әгәр граждан контракт буенча хезмәт итү теләге белдерә икән, без аңа гаскәрләрдә булган вакантлы хәрби вазифалар турында сөйлибез. Граждан гариза яза, ә аннан соң шушында, чатырда ук беренчел сайлап алу чараларын үтә ала: автобиография яза, психолог белән аралаша, документларының ксерокопияләрен тапшыра», — дип аңлатты Егор Горячев.

Аннан соң гражданга медицина комиссиясен узу өчен юллама язып бирелә. Ул Аэропортовская урамы, 1 йорт адресы буенча урнашкан стационар сайлап алу пункты яки Воровской урамы, 25 йорт адресы буенча урнашкан «Батыр» үзәгенә юл тота.

«Алга таба аның кандидатурасы карала, контракт төзү мәсьәләсе хәл ителә. Боларның барысына өч көнгә кадәр вакыт китә», - дип өстәде Горячев.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу мобиль пунктлары республиканың барлык массакүләм чараларында – Сабантуй, Россия көне, Җиңү көнендә эшли.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России