Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2024

«Мәгариф»нең яңа баш мөхәррире Гөлүсә Закирова: Укытучылар өчен файдалы басма эшлисе килә

0

Бүген «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының коллективына яңа баш мөхәррир Гөлүсә Закирова тәкъдим ителде. Ул эшне ничек күзаллавы турында сөйләде.

Яңа баш мөхәррир бу өлкәнең үзе өчен ят булмавын әйтте һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы ачылганнан соң, анда баш мөхәррир булып эшләвен искәртте.

«Кызым 1нче сыйныфка кергәндә «Гаилә һәм мәктәп» журналын ачтык. Аннан миңа башка басмаларда эшләп алырга туры килде. Кызым 11нче сыйныфны тәмамлаганда яңадан кайттым. «Гаилә һәм мәктәп»не мәктәп яшендәге баласы булган әти-әниләр өчен дип башлап җибәргән идек. Аның бүген дә ата-аналар өчен файдалы чыганак булуын телим. Өстәмә белем алу мөмкинлекләре, файдалы белгечләр табу өчен мәйдан булсын иде. Заманчарак төс кертеп, басмаларны яшәтәсе килә», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Гөлүсә Закирова өчен мәгариф өлкәсе ят түгел. Ул Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган.

«Мәгариф» журналының 100 еллык тарихы бар. Укытучылар өчен файдалы басма эшлисе килә. Хәзерге заман укытучысы өчен кирәкле чыганак, өстәл басмасы булуын телим. QR-код аша карап була торган видео форматлар эшлисе килә. Шул ук вакытта традицияләргә нигезләнеп эшләрбез. Зур өметләр баглап торабыз», - диде ул.

Фото: © Мөршидә Кыямова

Басмаларның элеккеге баш мөхәррире Сөмбел Таишева үзенең Мәскәүгә эшкә китүен әйтте.

«Тормышта иң катлаулысы – башлау. Берничә ел элек, мин әле «Татмедиа» генераль директоры урынбасары булган чорда, заман өчен искергән «Мәгърифәт» газетасы урынына яңа – «Гаилә һәм мәктәп» журналы чыгара башларга карар кылдык. Моның мөһимлегенә шикләнеп, тәнкыйть мәкаләләре язучылар да булды. Шуннан соң узган унбер ел безнең хаклы булуыбызны раслады: 2024 ел РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан «Гаилә елы» дип игълан ителде», - диде ул.

Ул «Гаилә һәм мәктәп» журналының дилбегәсен яңа кулларга тапшырыр вакыт җитте, ди. «Бу адым һәммәбезнең тормышына яңа сулыш өрсен. Укучылар белән бергә туган яңа идеяләр, бергә тудырган проектлар журналыбызның гомерен озайтсын», - ди.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков аларның икесенең дә көчле, танылган журналист булуын ассызыклады. «Сөмбел Нурисламовна көчле энергияле кеше, 20 елдан артык «Татмедиа»да эшләде. Милли матбугат чаралары үсешенә зур өлеш кертте, бик актив булды. Тормышындагы үзгәреш аны Мәскәүгә алып барачак. Без аны уңышлар көтә дип өметләнәбез», - диде ул.

Гөлүсә Закирова алдында Мәгариф һәм министрлыгы, мәктәпләр, укытучылар белән актив эшләү, интернетта, социаль челтәрләрдә мәгариф системасына кирәк булган видеопроектлар булдыру бурычы торуын әйтте. «Гөлүсә Закирова - «Гаилә һәм мәктәптә эшләгән» кеше. Коллективны, эшне аңлый, белә. Ул бик тәҗрибәле, милли җанлы, иҗат ягыннан да актив. Безнең өметләр зур», - диде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России