Добавить новость
103news.com
World News
Июнь
2024

«Бердәмлек»: 35 ел тальян гармун ясаучы Айрат Харисов 30 гармунчыны Казанда җыйды

0

Самараның «Бердәмлек» газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Яңгырасын тальян моңы» дигән язмасы чыкты.

Казанда тальянчылар очрашты. Чараны 35 ел дәвамында тальян гармуннар ясау остасы, мәшһүр Җидияр Мохияровның укучысы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Айрат Харисов оештырды. Аның кебек оста Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юктыр, мөгаен. Ул гармун телләрен дә үзе җиздән ясый икән.

Айрат әфәнде остаханәсеннән чыккан тальяннар илебез буйлап таралганнар. Июнь башында узган кичәгә Айрат әфәнде ясаган инструментта уйнаучы 30 гармунчы килде. Араларында Самараның танылган гармунчысы Мидхәт Әминов та бар иде. Сүз уңаеннан, Татарстаннан читтә яшәүче гармунчылар арасында Мидхәт абый Айрат Харисов тальянында уйнаучы бердәнбер гармунчы. Очрашуда шулай ук Фән Вәлиәхмәтов, Ренат Вәлиев кебек данлыклы артистлар һәм мәрхүм Рәстәм Вәлиевның легендар тальянкасы да катнашты.

– Кунаклар арасында Адель Җәләлиев, Риф Кәлимуллин кебек яшь гармунчылар булуы куандырды. Бәлки тальяныбызның киләчәге өметледер, – дип сөйли Мидхәт Әминов.

«Башкортостан курайны югары дәрәҗәгә күтәрә алды. Хәзер андагы сәнгать академияләрендә курайчылар классы да бар. Ә без, тальян гармуны татар инструменты дип масайсак та, сәхнәдә сирәк күрәбез. Айдар Фәйзрахманов һәм Фән Вәлиәхмәтовтан башка кем тальянда уйный?» — дип сөйләгән булган гармуннар остасы Айрат ага бер әңгәмәсендә. Кызганыч, әмма аның сүзләре хак.

Очрашуда тальянчылар яраткан уен коралларында рәхәтләнеп уйнадылар, тәҗрибә уртаклаштылар һәм мондый очрашуларны киләчәктә Казанда һәм регионнарда ел саен оештырырга кирәк, дигән карарга килделәр.

Әлеге кичә турында ишетеп белгән иллеләп тальянчы, Айрат Харисовка шалтыратып, киләсе очрашуларда катнашырга теләк белдергәннәр. Ә Самара өлкәсендә мондый чара оештырыла калса, катнашучылар булырмы икән?







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России