Добавить новость
103news.com
World News
Декабрь
2024

Балалар табибы: Хәзерге балаларның яшәү рәвеше олыларныкын хәтерләтә

0

Хәзерге заман балаларының тормышы бик нык үзгәрде: туклану рәвеше алышыну, хәрәкәт күләме кимү, йокы һәм ял җитмәү күзәтелә. Хәзерге балаларның яшәү рәвеше олыларныкын хәтерләтә.

Балаларда иң зур проблемаларның берсе ул – симерү. Соңгы статистик мәгълүматларга карасак, Россиядә 23 процент бала симерү яки артык тән массасы белән җәфалана. Дөнья статистикасына карасак, 70нче еллар белән чагыштырганда, симерү 4 тапкыр артты. Америка һәм Көнбатыш Европа илләрендә балаларның симерү очраклары иң еш очрый, дигән фикер – стереотип. Хәзер симерү очраклары Көнчыгыш, гарәп илләрендә дә, Африкада да очрый, һәм Россия дә әлеге тенденциядән калышмый.

Симерүгә без бик гади карыйбыз, әмма чынлыкта симерү ул – организмда кирәгеннән артык май туплану белән бәйле авырулар группасы. Әлеге авыру организмдагы башка бик күп төрле авыруларга китерергә мөмкин: кан басымы күтәрелү, астма, абструктив апноэ, җенси җитешсезлекләр, сөяк кәкрәю. Шулай ук симерү тәнгә генә түгел, ә җанга да тәэсир итә. Артык авырлыгы булган бала үзен коллективта булган балалар белән беррәттә дип санамый.

Симерү проблемасын генетикага сылтап калдыру дөрес түгел. Шулай ук симерү проблемасын эндокрин симерү белән бәйлиләр, ләкин чынлыкта симерү проблемасы 1 процент очракта гына эндокрин проблемалар белән бәйле. Күпчелек очракта симерү сәбәпләре бөтенләй башка. Симерү проблемасы 3 факторга бәйле: дөрес тукланмау, хәрәкәт җитмәү һәм яшәү рәвешенең дөрес булмавы. Дөрес туклану – балага кечкенә чагыннан ук сеңдерелергә тиешле әйбер, ди ул.

«Татар әниләренең беренче форумы»нда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Камилә Билалова язды.

  • «... бөтен гаеп килендә булачак»: Татар әниләре форумында яңгыраган тәрбия серләре






Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России