Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2025

Татарстанда галимнәр өчен яңа премия гамәлгә куелды

0

Татарстанда галимнәр һәм фәнни журналистлар өчен «Научный прорыв. Фәнни алга китеш» дигән яңа премия булдырылды. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Премияне республика Фәннәр академиясе «фәнне популярлаштыру, фәнни бергәлекне фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыруга стимуллаштыру һәм яшьләрне фәнни тикшеренүләргә җәлеп итү, фәнни хезмәтнең абруен күтәрү максатыннан» гамәлгә куйган, диелә хәбәрдә.

«Фәндә цифрлаштыру», «Перспектива», «Мәгърифәтче галим», «Вазифа», «Иң яхшы яшьләр стартабы», «Иң яхшы галим», «Иң яхшы фәнни остаз», «Фән балаларга», «Фәнгә тугрылык өчен» һәм «Фәнни журналист» кебек ун номинация каралган.

Беренче җиңүчеләрне Россия фәнен көненә (8 февральдә билгеләп үтелә – Т-и иск.) багышланган тантаналы чарада бүләкләячәкләр. Тантана 11 февральдә Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта уза.

ТР Фәннәр академиясе сайтында нигезләмәдән күренгәнчә, премиянең акчалата өлеше каралмаган, дип яза «Татар-информ».

Конкурс ике этаптан тора: 17-25 гыйнварда узачак сайлап алу этабы һәм 26 гыйнвардан 1 февральгә кадәр дәвам итәчәк финал этабы.

Премияне дәгъвалаучыларга кайбер таләпләр куела. Аерым алганда, алар РФ гражданы булырга, аларның тикшеренү нәтиҗәләре биш ел эчендә фәнни белемдә яңа офыклар ачарга һәм алга таба куллану өчен шактый зур потенциалы булырга, шулай ук журналларда басылып чыгарга тиеш. Моннан тыш, тикшеренүләр һәм аларның нәтиҗәләрендә дәүләт сере булган белешмәләр урын алмаска тиеш.

Премияне алуга бер вәкаләтле органнан бер дәгъвачы гына күрсәтелә ала. Дәгъвачының бер номинация буенча гына үзен күрсәтергә хакы бар. Тикшеренү эшчәнлегенә бәйле таләпләр «Фәнни журналист» номинациясенә кагылмый.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России