Добавить новость
103news.com
World News
Январь
2025

Сабаның Югары Шытсу авылы хатын-кызлары хәрбиләргә оекбашлар бәйли

0

Сабаның Югары Шытсу авылында яшәүче хатын-кызлар да махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә кушылган. Өлкән яшьтәге унбишләп апа мәдәният йортының буш иркен бүлмәсенә стена буйлап тезелешеп утырганнар да, күмәкләшеп йон тетәләр, җе­герлиләр һәм барлыкка килгән җептән оекбашлар бәйлиләр. Җитез кулларда орчыклар зыр-зыр әйләнә, бәйләү энәләренә күз иярми. Бу хакта https://saby-rt.ru сайтында Фәнил Мәүлетов яза.

«Дүшәмбедән җомгага кадәр без монда. Билгеләнгән сәгатьләрдә өч орчык йон җегерләп була. Оекбашларны өйләрендә башлап алып килүчеләр дә бар. Күмәк эшләгәч, күңелле, уен-көлке дә сөйләшәбез, яшь вакытларны да искә алабыз. Барыбыз да бер чор кешеләре бит. Баштарак 30лап җыелган идек, быел да 15-16дан ким булмыйбыз. Җәмәгатьләребез эшебезне хуплый. Минем бабай Шамил, ирләргә дә шундый җыела торган урын турында хыяллана», – дип сөйли Миңсәрия апа Мөхетдинова.

Араларында иң өлкәне Мәшүдә апа Баһманова. Аңа киләсе елга 80 яшь тула икән. Ул 30 елдан артык хат ташучы булып эшләгән. Бер Югары Шытсуга гына да йөздән артык район газетасы тараткан. «Яшьрәкләр каршы килмәгәч, аларга иярәм дә йөрим инде. Балачактан кул белгән эш бит, өйрәнәсе юк», – ди ул көнҗәләгә куелган йонны бармаклары бе­лән нечкә җепкә әверелдереп.

«Узган ел 188, быел 85 пар оекбаш бәйләдек. Аларны Сабадагы штабка илтеп тапшырдым. Инде бәйләгән оекбашларыбыз солдатларга барып җитеп, тән­нәрен җылытсын, барысына да исән-сау гаиләләренә әйләнеп кайтырга язсын. Бөтен теләгебез шул. Оекбашларыбыз барып җиткәнче үк кайтсыннар иде дип тә еш кабатлыйбыз», – диде Сәрия ханым һәм кыюлыгын җыеп үз йортына да су­гылырга тәкъдим итте.

Ул өенең олы ягын тегү цехына әйләндереп бетергән булып чыкты. Оекбашлар бәйләүдән тыш, Сәрия апа мендәрләр, кирәк булган вакытта төрле үлчәмдә трусиклар да теккән. Аларының төгәл исәбен дә әйтә алмый. Сабада тегүчеләр группасына кереп, матрасларга ихтыяҗ барлыгын белгәч, аларны тегүгә күчә. Тукымалар кибетеннән эчлеккә синтепонны башта үзе сатып ала, тышлык өчен пәрдәләр кул­лана. Материалларны авылдашлары бирә, рулоны белән Казаннан кайтартуда Дилбәр Габдракипова да (ИПлары бар) булыша.

Өлкәннәрнең оекбаш бәй­ләп кич утырулары гореф-га­дәтләрне, йолаларны яңарту да бит әле. Бу уңайдан олы җанлы апаларның хезмәт урыннарын «Балаһөнәр» проекты маршруты­на да кертү кирәктер, диелгән хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России
103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России