Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Татарстан хакимияте Мергасов йорты белән бәйле вазгыятьне контрольгә алды

0

Татарстанда Мергасов йорты – республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты белән бәйле вазгыятьне ачыклау өчен ведомствоара эшче төркем булдырылды. Объектка карст упкыны барлыкка килү аркасында җимерелү куркынычы яный. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомствоара эшче төркем составына комитет хезмәткәрләре, инженерлар һәм объектның хокуклы иясе кергән. Алар «сәбәпләрне ачыклау һәм килеп чыккан куркынычны булдырмау өчен кирәкле чаралар күрү эшенә кереште».

Бинаның техник торышын мониторинглау өчен төзелеш конструкцияләрендә оператив рәвештә контроль маяклар (авария хәлендәге конструкцияләрне контрольдә тоту өчен кулланыла торган махсус җайланмалар) урнаштырылачак.

Моннан тыш, бина конструкцияләренең ныклыгын билгеләү өчен инженер тикшерү уздыру һәм территориядәге грунтларның геологик параметрларын һәм характеристикаларын тулысынча бәяләү мәсьәләсе хәл ителә. Бу авария хәлендәге объектны тотрыклыландыру өчен нигезле чаралар күрү өчен кирәк.

«Вазгыять контрольгә алынды. Комитет башкарылган эшләр турында өстәмә мәгълүмат бирәчәк», - дип ышандырдылар ведомствода.

Элегрәк Мергасов йортына җимерелү куркынычы янау турында шәһәр яклаучысы һәм социолог, «Тамга» шәһәр тикшеренүләре институтын оештыручы Марья Леонтьева хәбәр итте. Казан Башкарма комитетының шәһәр халкы мөрәҗәгатенә җавабын ТР Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова урнаштырды.

Леонтьева мәгълүматларына караганда, карст упкыны барлыкка килү аркасында Мергасов йортының фасады чатнаган, упкынны туфрак белән күмеп куйганнар. Леонтьева моны «тышкы яктан гына һәм вакытлыча гына хәл итү чарасы» дип атады.

Башкарма комитет суүткәргеч агып чыгу сәбәпле 2 метр тирәнлектәге һәм 12-15 квадрат метр мәйданлы котлован барлыкка килүен раслады. Хәзерге вакытта 100 процентка тузган суүткәргечне сүндергәннәр, аны алыштыру планлаштырыла. Чокырны күмгәннәр.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России