Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Урман хуҗалыгы министры: Урман культуралары сезоны апрельнең беренче декадасында башлана

0

Иртә килгән яз Татарстан урманчылары эшенә төзәтмәләр кертте. Урман культуралары сезоны быел якынча апрельнең беренче декадасында башлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

«Урман культуралары кампаниясенә әзерлек тулы куәттә бара. Бүгенге көндә урман тармагы белгечләре тупыл чыбыкчаларын әзерли, орлыкларны стратификацияләү өчен салып куя һәм «карны каралау» – кар катламы эрүне тизәйтү һәм туфракта суны саклау максатыннан питомникларның чәчүлек бүлекләре кишәрлекләренә көл сибү эшләрен башкара», – дип хәбәр итте ул.

Быел урман фондында урманнарны торгызу эшләре «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» яңа төбәк проекты кысаларында үткәреләчәк.

2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар гамәлгә ашырыла башлады, алар барлык өлкәләргә дә диярлек кагыла. Быел Татарстанда шуларның уникесе гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад», «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Халыкара кооперация һәм экспорт», «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе», «Пилотсыз авиация системалары». Аларның кысаларында үткәреләчәк чараларга 59 миллиард сум акча юнәлтеләчәк.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России