Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Рөстәм Миңнеханов Кырымның Россиягә яңадан кушылуы көне белән тәбрикләде

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кырымның Россия белән яңадан кушылуы көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне Кырымның Россия белән яңадан кушылуы көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Кырым ярымутравы халкы, Кырым Республикасының һәм Севастополь шәһәренең бердәм Россия Федерациясе составына кайтуын хуплап, үз юлын сайлаган Гомумкырым референдумыннан унбер ел вакыт узып китте. Шул рәвешчә, Кара диңгез буе җирләренең күпгасырлык елъязмасында яңа сәхифә ачылды. Каһарман ата-бабаларыбыз турындагы хәтергә тугрылык саклау, кыюлык һәм ныклык, уртак Ватаныбызны ярату кырымлыларга ул авыр чакларда чигенмәскә көч бирде. 2014 елның «Кырым язы» хәзерге Россия дәүләте тарихының гаять әһәмиятле чоры булды.

Бүген дә көн тәртибендә четерекле яңа бурычлар тора. Ярымутрауда яшәүчеләрнең хезмәт сөючәнлеге, иҗади мөмкинлекләре, эчке егәре һәм ватанпәрвәрлеге тышкы басымга каршы торуга, туган җирне саклауга, илкүләм үсеш максатларын һәм төбәк икътисадын яңартып коруның перспективалы планнарын гамәлгә ашыруга, социаль реформалар уздыруга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән. Күпмилләтле Татарстан, Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары кебек үк, бу мәсьәләләрне хәл итүдә саллы ярдәм күрсәтә. Тугандаш халыкларыбызның уртак тарихи мирасыбызга, рухи-әхлакый хәзинәләребез һәм мәдәни традицияләребез охшашлыгына нигезләнгән күпьяклы хезмәттәшлеге алдагы көннәрдә дә сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә актив үсәчәгенә шигем юк.

Илкүләм лидерыбыз Россия Президенты В.В. Путин тирәсендә тупланып, халкыбыз Россия Федерациясе бәйсезлеген һәм аның мәнфәгатьләрен яклап, дөньяны неонацизмнан азат итү өчен бердәм фронт булып күтәрелде. Балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкларыбызның балалары матур, ямьле тормышта яшәсен өчен якты киләчәкне без бары шулай гына төзи алачакбыз. Барыбыз бергәләп тырышлык белән максатларыбызга һичшиксез ирешербез, иң катлаулы бурычларны хәл итәрбез, тагын да зур җиңүләр яуларбыз дип ышанам.

Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, тынычлык һәм бәхет телим. Кырымның Россия белән яңадан кушылуы көне киләчәк буыннарның бердәм һәм ирекле илдә имин яшәячәгенә ышанычыбызны тагын да ныгытсын!» - диелә мөрәҗәгатьтә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России