Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Фәрит Мөхәммәтшин Медведевның төбәк иҗтимагый бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

0

Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнар кабул итте.

Парламент башлыгына хоккей буенча тренер, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Камил Җәләлетдинов мөрәҗәгать итте. Тәҗрибәле хоккейчы, 15 сезон дәвамында Әлмәт шәһәренең хоккей командасы өчен уйнаган, алар берничә тапкыр чемпион булган. Бүген Камил Таһир улы – республиканың хоккей хәрәкәте ветераны, әмма яшьләргә остазлык итүен дәвам итә, балалар һәм һәвәскәрләр хоккеенда катнаша, өлкәннәр өчен хоккей мәктәбе булдыру инициаторларының берсе. Камил Җәләлетдинов парламент башлыгына нефть башкаласында хоккей үсеше турында сөйләде, аның әйтүенчә, спортның бу төре шәһәр җитәкчелеге тарафыннан актив рәвештә хуплана. Фәрит Мөхәммәтшин Камил Җәләлетдиновның бу спорт төре ветераннарына игътибарны арттыру турындагы тәкъдимен хуплады.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев Фәрит Мөхәммәтшинга татар филологиясе факультетында татар музыка сәнгатен өйрәнү кысаларында татар җырларын башкаруның үзенчәлекле методикасын һәм техникасын өйрәтүне оештыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте. Мондый осталыкка ия булган Миңгол Галиев үзе остаз ролендә чыгыш ясарга әзер.

Татарстан Республикасы Ушу федерациясенең Попечительләр советы рәисе Рүзәл Габитов республикада сәламәтләнү өчен сулыш гимнастикасын популярлаштыруны кирәк дип саный, тупланган тәҗрибәсе һәм практикалары белән уртаклашырга әзер. Аңа Татарстанда җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Камил Садриев «Бердәм Россия»гә иҗтимагый ярдәм штабында очрашулар циклын оештырырга тәкъдим итте.

«Исәнмесез! Бу Мөхәммәтшин», – дип башланды парламент башлыгының Бөек Ватан сугышы ветераны, блокадачы Зинаида Бушуева белән телефоннан аралашуы. Зинаида Григорьевна блокададагы Ленинград халкы исеменнән республика җитәкчелегенә, хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына ветераннарга сакчыл мөнәсәбәтләре һәм Ленинградны 900 көн һәм төн дәвам иткән һәм йөзләрчә мең кешенең гомерен өзгән фашистлар камалышыннан тулысынча азат итүнең 81 еллыгына багышланган чара оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Бәйрәм быел гыйнвар аенда Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә узган.

Гражданнарны кабул итү алдыннан Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук ТР Иҗтимагый ярдәм штабында оештырылган мәгариф проектлары белән танышты.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России