Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Татарстанда хәрбиләр үз эшләрен ачканда «Бердәм Росссия»дән ярдәм алырга мөмкин

0

«Бердәм Россия» партиясе махсус операциядә катнашучылар өчен яңа белем бирү проектын башлап җибәрә. Ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук илнең яңа төбәкләрендә яшәүчеләр эшмәкәрлек нигезләре буенча укыту программасын уза ала. Моның өчен үз эшеңне ачу һәм үстерү алгоритмы белән практикага юнәлтелгән курслар әзерләнде.

Беренче этапта федераль проектны дүрт төбәк гамәлгә ашыра. Татарстан Республикасыннан тыш, Рязань өлкәсе, Төньяк Осетия һәм Приморье крае сынап караячак.

«СВОй бизнес» проектының һәр катнашучысы предприятиеләрне үстерү өчен инструментлар сайлап алудан, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару мәсьәләләре буенча консультацияләрдән башлап профильле белгечләр һәм остазлар ягыннан даими ярдәмгә кадәр тулы комплекс ярдәм алачак», – диде «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Владимир Якушев.

Татарстанда программа 31 мартта «Бердәм Россия»нең иҗтимагый ярдәм штабы мәйданчыгында старт ала. Беренче модуль 4 апрельгә кадәр дәвам итә. Укулар узуга гаризалар килә башлады инде – махсус операциянең ун ветераны катнашырга теләк белдерде.

«Программада компетентлы спикерлар чыгышы каралган. Казан югары уку йортлары укытучылары, шулай ук махсус хәрби операция катнашучысыннан үз эше җитәкчесенә кадәр юл үткән уңышлы эшмәкәрләр тыңлаучыларга үз эшләрен ачу мөмкинлекләре һәм нечкәлекләре турында сөйләячәк», – дип хәбәр итте «Бердәм Россия» төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Көн тәртибенә республиканың Икътисад министрлыгы ярдәмендә «ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган оешмасы кушылды. Оешма махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар, аларның гаилә әгъзалары өчен бизнесны теркәү буенча консультацияләр бирә. Ел башыннан биш гариза бирүче юридик ярдәм алды. Шулай ук элегрәк «СВОе дело» эшмәкәрлеккә өйрәтү программасын махсус операциянең 70 ветераны һәм аларның якыннары узды.

«Хәрбиләргә ярдәм итү чараларын киңәйтүгә сорау ачык. Хәрбиләр, алгы сызыктан кайткач, тыныч тормышка җайлашырга гына түгел, бәлки таяныч табарга, үз эшләрен табарга, үзләрен тормышка ашырырга тиеш. «Бердәм Россия» ярдәм турында гына сөйләми, ә аңлаешлы һәм чыннан да эш инструменты тәкъдим итә», – дип саный сәяси консультант, иҗтимагый-сәяси проектлар үзәге директоры Константин Листратов.

Укыту программасында кимендә 500 кеше катнаша ала.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России