Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Эдуард Шәрәфиев: «Батырлар. Татарстан Геройлары» – уңышлы киләчәкнең нигезе

0

«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының төп максаты – тормышның төрле өлкәләрендә җитәкче вазифалар башкару өчен кадрлар әзерләү. Мондый фикерне «Татар-информ»га ТР Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операция катнашучысы Эдуард Шәрәфиев белдерде. Ул «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Россия Президенты Владимир Путин кушуы нигезендә гамәлгә ашырыла, дип искәртте. Татарстан программасы «Геройлар вакыты» федераль программасының региональ варианты булып тора.

Шәрәфиев әйтүенчә, ике программаның да төп максаты – махсус хәрби операция катнашучыларыннан Россиянең яңа элитасын әзерләү.

«Махсус операция башлангач, Россия өчен бик үк күңелле булмаган факт ачыкланды – аның элитасының күп кенә вәкилләре үз иленә теләктәшлек белдерүдән баш тартты һәм хәтта чит илгә китеп барды. Мондый күренеш күзәтелә башлагач, илгә яңа элита кирәклеге ачыкланды», - дип ассызыклады Эдуард Шәрәфиев. Бу барыннан да элек тормышын үзенең иле белән бәйли торган, аны якларга әзер булган, чит ил файдасына түгел, ә Россия файдасына эшләргә әзер булган кешеләр, диде ул.

«Мондый элита барлыкка килсен өчен, аны тәрбияләргә кирәк. Бу тиз процесс түгел. Андый кешеләрне каян алырга, дигән сорау туа. Әлбәттә, алар махсус хәрби операция катнашучылары арасында. Чөнки бу кешеләр үз үрнәгендә милли элитага хас булырга тиешле сыйфатларга ия булуын күрсәтте. Әлбәттә, махсус операциянең барлык катнашучылары да мондый миссиягә әзер түгел. Шуңа күрә программа кысаларында конкурс сайлап алуы үткәрелә. Анда җиңүчеләр укыту узачак, ә аннан соң аларны төрле өлкәләргә җаваплы һәм җитәкче вазифаларга күтәрә башлаячаклар. Аңлавымча, бу дәүләт идарәсе өлкәсе белән генә бәйле вазифалар түгел. Программада катнашучыларның кайберләре икътисад өлкәсендә, мәдәният өлкәсендә иң яхшы сыйфатларын күрсәтә алачак. Әмма төп максат шулай да дәүләт һәм муниципаль идарә белән бәйле, дип аңлыйм», - дип өстәде Эдуард Шәрәфиев.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России