Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Актаныш районы архивында махсус хәрби операциядәге батырлар турында мәгълүмат туплыйлар

0

Актаныш районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштерү буенча эш 2022 елда башланып китте. 2 ел эчендә Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының архив секторы бүлегендә күләмле генә фотоколлекция барлыкка килде. Хәзерге вакытта 45 батыр турында фотодокумент бар. Бу хакта «Актаныш» сайтында Ләйсән Газизова яза.

Әлеге эшне архив бүлеге җитәкчесе Айгөл Галимьянова район хакимияте матбугат сәркатибе Руслан Усманов белән кысага салып булдырган. Мәгълүматларны җыюда авыл җирлеге башлыклары һәм аларның сәркатибләре ярдәм иткән.

«Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Актаныш районындагы координаторы Ландыш Бариева булышлыгы белән һәрбер махсус хәрби операциядә катнашучының гаиләсенә архивка документлар, истәлекләр җыю турында хәбәр ителә. Әлбәттә, бу бик четерекле эш, чөнки һәлак булганнарның гаиләләре әле кайгыдан арына алмый, шуңа күрә истәлекләрне дә тапшырасы килми.

Айгөл Рәдис кызы документларның архивта саклауның өстенлекләре турында да сөйләде.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары турындагы мәгълүматларны тамчылап туплыйбыз.

«Бабайның документлары сакланмаган, медальләре, таныклыклары бар иде, хәзер инде алар юк, балалар уйнады да югалды, яңа өйгә күчкәндә югалды», дигән сүзләр ишетергә туры килә. Шуңа күрә менә шундый хәлләргә юл куймас өчен, махсус хәрби операциядәге егетләр турында һәр мәгълүматны туплап бару бурычы куела да инде. Һәр мәгълүмат бездә 100 елдан соң да саклана. Аларны электрон форматка кертәбез. Район архивына экскурсиягә килүчеләргә күргәзмә итеп күрсәтәбез, күчмә күргәзмәләр белән мәктәпләргә барабыз. Дәүләт архив комитеты белән берләштерелгән интернет күргәзмәләр ясыйбыз. Безне Актаныш, Татарстан кешеләре генә түгел, Бөтенроссия буенча да карый алалар», – дип сөйләде ул.

Архивта Такталачык авылы батыры, «Батырлык ордены» иясе Азат Тимировның күргәзмәлеге әллә каян үзенә җәлеп итә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России