Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Fashion Iftar чарасының икенче көне: хәйрия ярминкәсе

0

Бүген, 21 мартта, Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында Charity Bazaar беренче хәйрия ярминкәсе булды. Аны Fashion Iftar кысаларында Казан Хатын-кызлар дипломатик клубы оештырды. Театрда иртәннән үк игелеклелек һәм үзара ярдәмләшү эшенә үз өлешен кертергә теләгән кешеләр җыелды.

Казахстан, Кыргызстан, Иран, Кытай һәм Төркмәнстан генераль консуллары һәм дипломатларының хатыннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре һәм бизнес белән шөгыльләнүче хатын-кызлар мохтаҗларга ярдәм итү инициативасын хуплады. Ярминкә товарлар белән генә түгел, игелекле эшләр белән алмашу мәйданчыгына әверелде. Һәр катнашучы үз өлешен кертә – сату өчен продукция тәкъдим итә, стенд ясауда ярдәм күрсәтә яки волонтер буларак катнаша алды.

«Fashion Iftar инде тугыз ел үткәрелә. Ул бик күп кешеләрне җыя, проект ныгый. Шуңа бәйле рәвештә мин лекторий һәм маркетны үз эченә алган бизнес-программа буларак киңәергә вакыт җитте, дип уйладым. Бу вакыйга халыкара форум дәрәҗәсенә кадәр киңәйтелер, дип бик өметләнәм, чөнки безгә башка шәһәрләрдән һәм илләрдән кунаклар килә», – дип аңлатты Fashion Iftar проектының авторы һәм оештыручысы, әдәпле мода өлкәсе эксперты Җәннәт Минһаҗева.

Ярминкәдә җыелган барлык акчалар Радик Абдрахмановның «Игелек янәшә» фондына мохтаҗ хатын-кызларга һәм балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән проект өчен тапшырылачак. «Безнең фонд яшь буынны үстерүгә, балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Бездә еш кына зур фестивальләр уза, шулай ук без үзенчәлекле балалар белән эшлибез», – дип аңлатты Абдрахманов.

Чара кунаклары күптөрле бизәнү әйберләре, натураль косметика, милли бизәкле киемнәр, йөзекләр һәм бизәнү әйберләре белән таныша алды. Күргәзмәгә килүчеләрнең игътибарын бигрәк тә милли киемнәр һәм төрле илләрдән килгән сувенирлар җәлеп итте.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России