Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Миңнеханов: Без Татарстан югары уку йортларында Вьетнам студентлары санын арттырырга әзер

0

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Премьер-министры Фам Минь Тинь белән очрашты. Очрашуда республика җитәкчесе Премьерга Татарстан делегациясе өчен икътисади потенциал белән танышырга мөмкинлек биргән эшлекле программа оештырган өчен рәхмәт белдерде.

ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Фам Минь Тинь Казанда БРИКС саммиты вакытында булган иде. Ул чагында кунак Россия Президенты Владимир Путин белән очрашты.

«Вьетнам - Россиянең Азия-Тын океан төбәгендәге төп партнерларыннан берсе. Безнең илләр арасындагы мөнәсәбәтләр бөтенесен үз эченә алган стратегик партнерлык характерында», - диде ТР Рәисе.

Россия белән Вьетнам арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләргә инде 75 ел. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлеккә ике ил төбәкләре дәрәҗәсендә яңа этәргеч бирергә кирәк.

2024 елда Татарстан белән Вьетнам арасындагы товар әйләнеше 33 миллион доллардан артып киткән. Шул ук вакытта, элегрәк бу күрсәткеч 60 миллион долларга җиткән була.

Очрашуда гуманитар өлкәдәге хезмәттәшлек мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Бүген Татарстан югары уку йортларында Вьетнамнан 70 студент белем ала, әмма Миңнеханов аларның санын арттырырга әзер булуы турында белдерде. Республиканың кайбер югары уку йортлары Вьетнам белем йортлары белән элемтәдә тора.

Премьер-министр Казанда БРИКС саммитының югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

«Бу сәфәр төбәк элемтәләрен активлаштырыр, дип саныйм. Без үзебезнең сәнәгатьтә КАМАЗда җитештерелгән продукцияне күп кулланабыз. Һәм бу хезмәттәшлекнең дәвам итүен телибез», - дип өстәде ул.

Фам Минь Тинь бүген Вьетнамның Россия шәһәрләре белән авиаэлемтәне киңәйтүен искәртте һәм Казанны шул юнәлешләрнең берсе буларак карарга тәкъдим итте.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России