Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Тәтешлеләр хәрби операция башланганнан бирле 1 миллиард сумлык 2 мең тонна ярдәм җибәргән

0

Татарстанның Тәтеш районы махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрби хәрәкәтләр зонасына гомуми суммасы 1 миллиард сумга якын булган 2 мең тоннадан артык ярдәм җибәргән. Хәрбиләр өчен 60ка якын автомобиль, экскаватор, квадрокоптерлар, гексакоптерлар, иярчен элемтә өчен җиһазлар һәм башка бик күп әйберләр тапшырылган.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сәфиуллов 70 тапкырдан күбрәк махсус хәрби операция зонасына барган, хәрбиләргә шәхсән үзе ярдәм илткән. Эшчәнлеге өчен ул Батырлык ордены белән бүләкләнде.

«Бүгенге көндә «Халык һәм армия бердәм» лозунгы аерым мәгънәгә ия. Без алгы сызыкта барган хәлләрне күзәтеп торабыз, егетләребез өчен борчылабыз, аларның әниләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Илебезне азык-төлек белән тәэмин итүче аграрийларыбыз читтә калмый – хәрбиләр өчен кирәкле техника һәм җайланмалар сатып алу өчен акчалар бүлеп бирә. Бу безнең җиңүгә керткән уртак өлешебез», - дип белдерде Сәфиуллов.

Ләкин фронтка ярдәм – ул машиналар һәм техника гына түгел. Волонтерлар маскировка челтәрләре үрә, блиндаж шәмнәре ясый, эчке киемнәр тегә һәм җылы оекбашлар бәйли, медикаментлар, азык-төлек продуктлары һәм өй ризыкларыннан посылкалар җыя, кыр шартларында бик кирәкле мич-буржуйкалар җитештерүне оештырганнар.

Балалар да үз өлешен кертә – алгы сызыктагы хәрбиләргә җылы сүзләр язылган хатлар, рәсемнәр җибәрә.

Тәтеш делегациясе составында, район башлыгыннан тыш, «Колос» предприятиесе генераль директоры Ранис Мәүлиханов һәм «Татарстан» агрофирмасы җитәкчесе Айрат Халитов та берничә тапкыр хәрби хәрәкәтләр зонасына барган.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.

23 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә була. Хәрбиләр шулай ук махсус операция зонасында аена 210 мең сум ала.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России