Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Сәгыйтова: Казан махсус операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә актив ярдәм итә

0

Татарстан башкаласы махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтә, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәр Думасы сессиясендә. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операциягә ярдәм итү эше - шәһәр эшчәнлегендәге мөһим юнәлеш.

Өч ел эчендә фронтка җибәрелә торган шефлык ярдәмен җыю буенча системалы эш алып барыла. Сәгыйтова предприятиеләргә, кече һәм урта бизнеска, шулай ук гуманитар ярдәм фондына булышучы битараф булмаган кешеләргә рәхмәтен белдерде. Барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары махсус хәрби операция ветераннарын тыныч тормышка кайтару, аларны социализацияләү, тернәкләндерү һәм эшкә урнаштыру өчен шартлар тудыру кебек бурычларны хәл итә. 2023 елда оештырылган «Ватанны саклаучылар» фонды зур ярдәм булды, дип билгеләп үтте докладчы.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирелә. Аларга шәһәр транспортында балаларын бушлай йөртү, «Батыр» картасы буенча социаль объектларга бару, мәктәпләрдә ике тапкыр бушлай туклану һәм балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү кебек муниципаль ярдәм чаралары күрсәтелә.

Татьяна Петрова җитәкчелегендәге 101нче мәктәп ярдәм күрсәтүнең ачык мисалы буларак китерелде, ул ярдәм тапшыру өчен махсус хәрби операция зонасына 23 тапкыр барган. Сәгыйтова аны «чын мәгънәсендә герой хатын, ватанпәрвәрлек үрнәге» дип атады. «Нәфис» хәйрия фонды махсус хәрби операция катнашучыларның гаиләләренә даими рәвештә ярдәм күрсәтә, район хакимиятләре һәм Казан Башкарма комитеты 2023-2024 елларда 600 тоннага якын ярдәм тапшырган.

2022 елдан башлап дүрт истәлекле мемориаль корылма, шулай ук мемориаль такталар урнаштырылган, шәһәрне махсус операциядә катнашучыларга багышланган дүрт мурал бизи. Балалар «Минем әтием, минем герой» күргәзмәсе өчен герой-әтиләренең фотосурәтләрен әзерли, шулай ук алгы сызыктагы хәрбиләр өчен кирәкле әйберләр әзерләү буенча эстафета һәм мастер-класслар үткәрергә ниятли.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России