Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

«KazanForum 2025»тә Россиядә беренче тапкыр AAOIFI Ислам финанслары конференциясе була

0

«KazanForum 2025» халыкара форумында Россиядә беренче тапкыр AAOIFI «Ислам финанслары һәм инвестицияләре: тотрыклы үсешкә һәм глобаль партнерлыкка ярдәм итү» конференциясе узачак. Монарчы әлеге чара традицион рәвештә Бәһрәйнда үткәрелә иде. Бу юлы ул илләр арасындагы дипломатик мөнәсәбәтләрнең 35 еллыгы уңаеннан Россиядә уза.

AAOIFI Ислам финанслары стандартларын формалаштыру белән шөгыльләнә. Конференциядә әлеге стандартларны Россия законнарына җайлаштыру механизмнары турында фикер алышачаклар. Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әйтүенчә, стандартларны тәрҗемә итү эше инде биш елга якын дәвам итә, әмма аларны Россиядә тулысынча куллана башлау өчен салым кодексына һәм башка закон актларына үзгәрешләр кертү таләп ителә.

«Бәһрәйнда Ислам үсеш банкының бүлендек оешмасы – AAOIFI урнашкан. Ул Ислам финанслары стандартларын булдыра. Бүген безгә аларны, гамәлдәге законнарны исәпкә алып, Россиядә ничек кулланырга, үзебезгә адаптацияләргә икәнен аңларга кирәк, - дип аңлатты Миңнуллина. - Әлеге стандартларны без инде биш ел дәвамында гарәп теленнән тәрҗемә итәбез, әмма аларны адаптацияләү – катлаулы эш, ул эзлекле рәвештә хәл ителергә тиеш. Салым кодексына һәм башка төп документларга үзгәрешләр кертергә кирәк булачак».

Конференция Ислам банкингы өлкәсендәге әйдәп баручы дөнья экспертларын берләштерәчәк. Катнашучылар арасында AAOIFI рәисе шәех Ибраһим Бән Халифә Әл Халифә, Ислам галиме шәех Мөхәммәд Таки Усмани, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков, Россия банклары ассоциациясе президенты Анатолий Козлачков, «Сбербанк» өлкән вице-президенты Олег Ганеев, РФ Үзәк банкы һәм Финанс министрлыгы вәкилләре булачак дип көтелә.

Чараны AAOIFI, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы оештыра. Стратегик партнер буларак «Сбербанк» чыгыш ясый. Конференциянең операторы – «Росконгресс» фонды.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России