Арчаның «Яңарыш» ширкәтендә техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерделәр
26 мартта «Яңарыш» агрофирмасы» ширкәтендә үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны чираттагы еллык техник карау узды. Барлыгы 58 берәмлек техниканың төзеклеге тикшерелде. Бу хакта «Арча хәбәрләре» газетасы яза.
«Әлеге хуҗалыкта механизаторлар техниканың төзеклегенә җаваплы карыйлар. Машиналар куелган таләпләргә туры килә, алар техник тикшерү узу турында таныклык алачак», – дип билгеләп үтте бүлек җитәкчесе – Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов.
Трактор йөртүчеләр белән язгы кыр эшләрен башкарганда куркынычсызлык техникасын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Мисал итеп 2024 елда Татарстан Республикасында булган юл-транспорт һәлакәтләре очракларын китерделәр, диелә хәбәрдә.
