Россия Коръән хафизына Мисыр президенты бүләк тапшырды
Шушы көннәрдә Мисырда Коръән укучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләләү тантанасы узды. Чара барышында өченче урынны яулаган Россия Коръән хафизы Сөләйман Бикмаевка бүләкне Мисыр Президенты Абделфәттах Сиси шәхсән үзе тапшырды. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.
Мисыр Гарәп Республикасы президенты Абделфәттах Сиси патронажында узган чара 60 илдән килгән Коръән белгечләрен җыйды. Алар мөселманнарның Изге китабын яттан укуда һәм аңлатуда ярышты.
Сөләйман абруйлы халыкара ярышта үз илен лаеклы тәкъдим итте һәм судьялар комиссиясе карары нигезендә «Изге Коръәннең тулы текстын белү» номинациясендә мактаулы өченче урынны яулады.
Сөләйман Бикмаев Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында туып-үскән. Хәзер аңа 17 яшь, Казанда яши һәм укый. Коръәнне 5 яшендә өйрәнә башлаган, 13 яшендә текстны тулысынча яттан белгән. Сөләйманның иң төп укытучысы – әтисе Ислам Бикмаев, Пенза өлкәсенең Чаадай мәчете имам-хатыйбы.
