Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Илсур Һадиуллин: Туган тел укытучылары - Ватанны саклаучылар

0

26-27 мартта Казанның Вахитов районындагы К.Насыйри исемендәге аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 80 номерлы татар-рус урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Бөтенроссия белем бирү оешмалары һәм якшәмбе мәктәпләренең туган тел укытучылары конкурсының йомгаклау этабы узды. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин туган тел укытучыларын Ватанны саклаучылар дип атады.

«Туган тел укытучылары Ватанга мәхәббәтләрен күңелләре, йөрәкләре аша үткәрәләр һәм яшь буынга тапшыралар, шуның белән аларны патриотизм рухында, үз телләренә ярату рухында тәрбиялиләр. Үз телен яратучы башка телләрне дә ярата, чөнки үз телеңне белмичә, башкаларны хөрмәт итү мөмкин түгел. Туган тел укытучылары – Ватанны саклаучылар», – диде ул.

Әлеге бәйге 2007 елдан бирле уздырыла. Ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләре һәм мәдәниятләре күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының абруен арттыру, педагогик тәҗрибә һәм һөнәри осталыкны тарату максатыннан оештырыла.

Бәйгенең жюри рәисе – Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова. Ул Константин Ушинский сүзләрен искә алып, укытучының даими рәвештә үз өстендә эшләргә тиешлеген искәртте.

«Укытучы үз өстендә эшләүдән туктагач, укытучы булудан туктый», – ди Константин Ушинский. Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге конкурс, нәкъ менә шушы туктап калуны бирмәс өчен, тәкъдим ителгән. Башка конкурслардан аермалы буларак, укытучылар шушы ике көндә үз эшенә бәя бирә, үзе рефлексия үткәрә алды һәм башкаларның эшләренә тәнкыйди фикерләү аркылы бәя бирде», – диде ул.

Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы җитәкчесе, Татарстан Республикасының халык укытучысы Рәсимә Шәмсетдинова

Йомгаклау этабында 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы, шул исәптән 16 татар теле укытучысы, 8 рус теле укытучысы, 7 чуваш теле укытучысы, 3 мари теле укытучысы, 3 удмурт теле укытучысы, 1 мордва теле укытучысы һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан 12 татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнаша.

Рәсимә Шәмсетдинова укытучыларның югары осталыкларын һәм эзләнүчәнлекләрне билгеләп китте, әмма бәйгедә яшь укытучылар саны кимү сәбәпле борчылуын белдерде. «Безнең гадәттә яшь укытучылар күп килә иде, быел никтер бераз азрак. Бу – куркып калумы, әллә яшь укытучыларны әлеге бәйгедә катнашырга этәреп тору бетүме?!» – диде ул.

Җиңүчеләрне котларга Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мустафин да килгән иделәр.

Укытучылар лауреат, призер һәм җиңүче дипломнары белән бүләкләнделәр. Бәйгенең абсолют җиңүчесе - Азнакай шәһәре гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ибраһимова.

«Туган тел укытучылары – иң бәхетле укытучылар, чөнки безгә кендек каны, ана сөте, генетик хәтер, туган җир белән бергә бала җанына салынган туган телне укыту бәхете бирелгән. Әлеге ике көн эчендә безнең тәҗрибә уртаклашу, очрашу, яңалыклар алышу, эшебезне күрсәтү мөмкинлеге булды, җитәкчеләр безнең эшебезне бәяләделәр», – диде ул.

Азнакай шәһәре гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Ибраһимова

Аның фикерен Лениногорск районы «В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәлимова да исбатлады. «Шундый бәйгеләр булмаса, укытучылар үзләренең потенциалларын ачып бетерә алмаган булыр иделәр, чөнки бәйгегә әзерләнгәндә без сондык төбендә онытылып калган белемнәрне алып, яңа ачышлар да ясыйбыз», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Лениногорск районы «В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе»нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Хәлимова







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России