Добавить новость
103news.com
World News
Март
2025

Татарстанда илкүләм проект буенча мәдәни учреждениеләрне яңартуга 370 млн сум юнәлдерелә

0

2025 елда Татарстанда «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә чаралар үткәрүгә 371,16 миллион сум юнәлдереләчәк, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Төбәк һәм муниципаль китапханәләрне модернизацияләү кысаларында Мамадыш районындагы һәм Казанның Побежимов урамы 47нче йорт адресы буенча урнашкан 2 муниципаль китапханәгә капиталь ремонт ясалачак. Арча, Бөгелмә һәм Кукмара муниципаль районнарында 4 модель муниципаль китапханә төзеләчәк. Мамадыш һәм Кукмара муниципаль районнарында мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләрне модернизацияләү дә планлаштырыла.

2025 елда Биектау муниципаль районында С.Сәйдәшев исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе филиалында, Кукмарада Бертуган Комаровлар фабрикасы конторасы бинасында (ХIX гасырның 70нче елларында эшмәкәр Николай Комаров яшәгән) һәм Кукмара районы Вахит авылындагы Яшь тамашачы театрында капиталь ремонт булачак.

Биләр дәүләт тарих, археология һәм табигать музей-тыюлыгы, Кукмара муниципаль районы Туган якны өйрәнү музее, Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театрында техник яктан җиһазлау эшләре көтелә.

«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында шулай ук авыл җирлеге территорияләрендә урнашкан муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә барлыгы 3,3 миллион сум һәм авыл җирлеге территорияләрендә урнашкан иң яхшы мәдәният учреждениеләренә барлыгы 7,6 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган.

«Узган ел бездә 166 миллиард сумлык социаль, мәдәни һәм инженерлык инфраструктурасының барлык төр объектлары төзелгән – мондый хәлнең булганы юк иде. Бу – илкүләм проектлар да, безнең республика проектлары да», – дип искәртте Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елның 3 мартында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуда.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России