Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

Әлки районы егете Дагыстанда көрәш ярышында республика данын яклаячак

0

Әлки районы Иске Такталы авылында яшәүче, район спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Артём Калмыков билбаулы көрәш буенча Татарстан җыелма командасы составына керде. Ул Дагыстанда үтәчәк югары дәрәҗәдәге уен ярышларында безнең республика даны өчен көрәшәчәк. Бу хакта «Әлки хәбәрләре» яза.

Артем спортның әлеге төре белән 6 яшеннән үк яратып шөгыльләнә башлый. Шул вакыттан ул, яңа күнекмәләрне камилләштерү өстендә эшләп, төрле дәрәҗәдәге турнирларда җиңүләр яулый. «Артём уңышларында, билгеле, аның тренеры Рәмис Вафинның куйган тырышлыгы да зур. Беренче көннәрдән үк ул – аның остазы һәм җиңүләргә рухландыручысы.

Аның үзенең дә көрәш буенча зур тәҗрибәсе бар, җиңүләр яулаган спортчы буларак, ул яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен ни кирәк булуын яхшы белә. Ул, спортчылар белән шөгыльләнгәндә, физик якка гына басым ясамый, ә аларны рухи яктан да әзерли. Болар исә мөһим ярышлар алдыннан көрәшчеләргә борчылу-дулкынлануларны җиңәргә ярдәм итә», – дип сөйләде Артёмның әнисе Людмила Александровна, улының тренерына, шулай ук спортчыларга ярышларга бару өчен ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә дә рәхмәтен белдереп.

Бүгенге көндә Артём 10нчы сыйныфта укый. Ул һәрвакыт ниндидер җыеннарда, ярышларда катнаша. Спортка бәйле чаралар күп булу сәбәпле, кайчакта укуны калдырырга туры килә. Бу хәл яшь спортчыны сайлау алдына да куя: я син мәктәп дәресләрен сайлыйсың, я спорт белән шөгыльләнәсең. Шулай да Артём белемле булуның тормышта зур роль уйнавын яхшы аңлый. Билгеле, ике көймәгә утыру – спортта да, уку буенча да уңышларга ирешү мөмкин түгел. Шулай да ул сыйныфташларыннан калышмаска тырыша.

Әтисе Валерий Михайлович та – Артёмның бар башлангычларында хуплаучы, таянычы. Артёмның максатчанлыгы, үҗәтлегендә аның өлеше дә зур. Валерий Михайлович улы белән горурлана һәм әти-әни, тренерлар куйган тырышлыкның нәтиҗәсе булачагына, спортның тормышта дөрес юнәлеш бирүче кыйблага әйләнүенә ышана.

Дагыстанда көрәшләр бик киеренке үтәр дип көтелә. Чөнки әлеге төбәк көрәшенең гасырларга сузылган тәҗрибәсе бар һәм спортчылар да анда зур әзерлекле була. Артём исә үзенең бар яхшы сыйфатларын, ныклыгын, кыюлыгын күрсәтергә һәм Татарстан өчен медаль яуларга әзер. Спортчыга янәшәсендә рухландырып торучы якыннары булу да көч, үҗәтлек өсти.

«Турнир алдыннан спортчылар Алексеевскида шөгыльләнгән. Анда алар көрәш техникасы буенча күнекмәләрен янә ныгыткан. Бу әзерлек уңышка ирешергә ярдәм итәр, дип ышанабыз, уңышлар телибез!» – диелгән хәбәрдә.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России