Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

Волынец: Буллинг оештыручыларны өйдә укытуга күчерү – проблеманы хәл итү түгел

0

Мәктәп балаларны эзәрлекләүгә бәйле вазгыятьне җайга салуда катнашырга тиеш. Бу хакта Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец белдерде, дип хәбәр итә RT.

«Кызганычка, хәзерге вакытта гамәлдә булган барлык чаралар нәтиҗә белән көрәшүгә юнәлдерелгән. Чөнки әгәр буллинг инде бар икән, димәк бала үзен асоциаль рәвештә тота...», - дип билгеләде ТР балалар омбудсмены. Ул агрессорларны өйдә яки махсус учреждениеләрдә укытуга күчерү «бик күп балаларга» кагылачак.

Һәр мәктәптә буллингка каршы көрәшү регламенты бар, әмма ул еш кына үтәлми, дип игътибар итте Волынец.

«<...> безгә әлеге регламентларның үтәлешен контрольдә тоту системасын кертергә кирәк. Мәктәптә проблемага игътибар итмәү һәм бернәрсә дә эшләмәү өчен зур җаваплылык. Әлбәттә, барысын да укытучыларга гына сылтап калдырырга ярамый, әмма мәктәп теләсә кайсы очракта конфликтны җайга салу һәм киләчәктә яңа конфликтлар килеп чыгуны профилактикалау эшендә катнашырга тиеш...» – дип ассызыклады ул.

Моның өчен педагогларны конфликтны җайга салу кагыйдәләренә өйрәтергә кирәк, дип саный Волынец. Эзәрлекләүне профилактикалауның яхшы ысулы буларак ул «Заступник» проектын атады. Куркыныч янаган бала смартфонындагы бушлай кушымтада «хәвеф төймәсенә» баса ала, шуннан соң аңа ярдәмгә киләчәкләр.

Моннан тыш, буллинг оештыручы һичшиксез җаваплылыкка тартылырга тиеш, әмма еш кына агрессор үзе кайчандыр эзәрлекләү корбаны булган бала була, дип өстәде ТР балалар омбудсмены.

«Мондый хәл бик еш очрый. <...> бала психологик ярдәмгә яки хәтта коррекциягә мохтаҗ. Әмма хәзер менә шулай балаларның бер өлешен махсус учреждениеләргә яки өйдә укытуга җибәрү проблемаларны хәл итмәячәк», - дип саный Ирина Волынец.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России