Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

Тарихчы Наил Нәбиуллин: Җүкәтау шәһәре дәүләт тыюлыгы буларак танылырга лаеклы

0

Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Альфред Халиков исемендәге археология институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин «Җүкәтау» дәүләт тыюлыгын булдыру теләге белән чыкты.

«Урта гасыр тарихи-мәдәни мирасы X-XIV гасырлардагы Җүкәтау шәһәре һәм башка археология һәйкәлләре белән бәйле. Җүкәтау археологик калдыклары Чистай шәһәре чикләрендә һәм Чистай районы территориясендә урнашкан. Җүкәтау Идел буе Болгар дәүләтенең төп һәм иң зур шәһәрләре исәбенә керә – урта гасырлар Көнчыгыш Европасы, мөселман дөньясының төньяк форпосты территориясендәге беренче дәүләтләрнең берсе. Җүкәтау болгар-татар шәһәре рус елъязмаларында Болгар белән бергә телгә алына, Көнбатыш Европа карталарында күрсәтелгән», – диде ул «Чистайда татар мәдәнияте» түгәрәк өстәлендә Татарстан Язучылар берлегендә.

Аның фикеренчә, бу – тарихи яктан танылган шәһәр, иң зур һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге, ул тикшеренүчеләр тарафыннан Чистайның тарихи үзәге буларак карала. «Җүкәтау һәм хәзерге Чистай шәһәре, аның тирә-ягында әлеге шәһәргә якын урнашкан җирлекләр – урта гасырларда шәһәр цивилизациясенең беренче объектлары, алар төбәк үсешенең алдагы чорларында үсеш юлын билгели», – диде Наил Нәбиуллин.

Ул Җүкәтау мирасын саклау, тиешенчә файдалану, популярлаштыру максатларында ТР Мәдәният министрлыгына «Җүкәтау» дәүләт тыюлыгын булдыру турында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

«Территорияне алга таба Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкәрләренең) Бердәм дәүләт реестрына кертү өчен, «Җүкәтау» археологик һәйкәлләре комплексы чикләрен төгәлләштерү эшен оештыруны сорап, Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау комитетына үтенеч белән мөрәҗәгать белән чыгыйк», – дип өстәде тарихчы.

Наил Нәбиуллин Җүкәтау һәм Чистайның башка археологик һәйкәлләре турында яңа фәнни мәгълүмат алу максатында археологик тикшерүне дәвам итәргә кирәк дип саный.

«Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан эшләнгән Чистай шәһәре һәм Чистай районының тарихи-археологик тикшеренүләрнең максатчан программасын раслауда ярдәм күрсәтү турында Татарстан Рәисе алдында үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә була. Программаны гамәлгә ашыру ачык фәнни мәсьәләләрне, шул исәптән, Чистай территориясендә беренче кешеләр яши башлау һәм шәһәрнең барлыкка килү вакытын төгәлләштерүгә, тарихи-мәдәни мирасны саклау, аннан файдалану базасын булдыруга, төбәкнең инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыру өчен шартлар булдыруга, Татарстан халыкларының казанышын пропагандалауга бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итә алыр иде», – диде ул.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России