Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

Чирмешәндә Ильяс Галимов истәлегенә көрәш турнирында җиңүчеләр билгеле

0

Чирмешәндә милли көрәш буенча дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы, мәрхүм Ильяс Галимов истәлегенә республикакүләм көрәш турниры оештырылды. Чирмешән районы башлыгы кубогына район үзәгенең универсаль спорт залында үткән бәйгедә 2010-2014 елгы яшүсмерләр бил алышты. Бу хакта «Безнең Чирмешән» сайтында Илсөяр Гайнетдинова яза.

Турнир Ильяс Галимов рухына Коръән аятьләре укып, теләкләр теләп, дога кылудан башланды. Спорт залында җыелган кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов ярышта уңышлар теләде һәм оештыручыларга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.

Ярышның иганәчеләре – Ильяс Галимовның авылдашлары – туймәтлеләр.

«Ильяс Самат улы истәлегенә мондый турнирны икенче тапкыр оештыруыбыз. Бертуган туймәтлеләр: Илнар һәм Марат Кәримовлар, Әлмәттән Динар Ямалов, Айвар Билалов белән җыелып үткәрәбез. Безнең идеяне район җитәкчесе Рамил Айбатов та хуплады, ярдәм итте, рәхмәт аңа. Якташыбыз Ильяс Галимовның истәлеге саклансын, аның казанышлары яшь буынны зур җиңүләргә этәрсен», - диде Әлмәттән кайткан якташыбыз, турнирның иганәчесе Рамил Вагыйзов.

Бәйгедә Әлмәт, Азнакай, Минзәлә, Нурлат, Чаллы, Кукмара, Арча, Алабуга, Мөслим, Аксубай, Питрәч, Чирмешән, Казан шәһәрләре һәм районнарыннан 150дән күбрәк яшь көрәшче катнашты.

Бәйгенең төп бүләгенә - район башлыгы Кубогына Әлмәт көрәшчеләре ия булды, Алабуга спортчылары - икенче, Азнакай командасы өченче урында.

Иганәчеләр җиңүче командаларны кубоклар һәм акчалата бүләкләр белән сөендерделәр. Яшь көрәшчеләрнең тугызы «Җиңүгә омтылыш өчен» акчалата бүләккә ия булды. Алар арасында Чирмешән көрәшчеләре Камил Хөснетдинов, Эльвир Гыйләҗев, Данияр Мотыйгуллин һәм Алмаз Хөсәенов та бар.

Әлмәт командасыннан Хәким Исмәгыйлев һәм Азнакайдан Әмирхан Сагутдинов ярыштан велосипедлар да алып китте. Әлеге бүләкләрне отучыларны жюри беренче урын яулаучылар арасында җирәбә салып билгеләде.

Фото: Илсөяр Гайнетдинова/https://nashcheremshan.ru/







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России