Добавить новость
103news.com
World News
Апрель
2025

Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» ярминкәсенең төбәк этабы узачак

0

18 апрельдә Татарстанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. Бу ел саен үткәрелә торган вакыйга, ул кече һәм урта бизнестан алып зур корпорацияләргә кадәр сәнәгатьнең төрле тармакларыннан эш эзләүчеләрне һәм эш бирүчеләрне берләштерә. 2025 елда чара «Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Бу хакта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традиция буенча төбәктә берничә эре мәйданчык эшләячәк, аларда 500гә якын эш бирүче 10 меңнән артык вакансия тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә катнашучылар арасында «Казан вертолет заводы» АҖ, С. П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы, «Казан дәүләт казна дары заводы» ФКП, «КАМАЗ» ГАҖ, «Ремдизель» АҖ, «Нижнекамскшина» ГАҖ, «ТАИФ–НК» АҖ, «Ак барс» агрокомплексы» ҖЧҖ һ. б.

Ярминкә мәйданчыкларында карьера һәм кадрлар консультантлары, шулай ук бәйсез экспертлар эш эзләүчеләргә киләчәктә эшкә урнашу өчен иң перспектив тармакларны билгеләргә һәм карьераларын планлаштыруда ярдәм итәчәк. Чара кысаларында, эш бирүчеләрнең вакансияләрен күрсәтүдән һәм мәшгульлек үзәгенең мөмкинлекләрен тәкъдим итүдән тыш, эшкә урнашу һәм карьера үсеше белән бәйле төрле темаларга мастер-класслар һәм тренинглар үткәреләчәк.

Җәлеп ителгән экспертлар чыгарылыш сыйныф укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына киләчәктә эшкә урнашу өчен иң перспективалы тармакларны билгеләргә, ә булачак һөнәрен сайлаучыларга иң кирәкле юнәлешләр турында белергә ярдәм итәчәк.

2025 елдан башлап төбәк этабы кысаларында эшкә урнаштыру ярминкәләре мәйданчыкларында беренче тапкыр «Һөнәрләр фестивале» узачак. Ул үзәк һәнәри юнәлеш бирү чарасы булачак. Ярминкә кунаклары бүген кирәкле һәм киләчәктә дә актуальлеген югалтмаячак һөнәрләр белән таныша алачак.

«Татарстан Республикасында бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе 2023 елдан бирле үткәрелә. Елдан-ел анда катнашучылар саны арта, мәйданчыклар саны киңәя, эш бирүче белән эш эзләүче арасында интерактив диалог инструментлары кулланыла. 2024 елда эшкә урнаштыру ярминкәсендә 600 эш бирүче 20 меңнән артык вакансия тәкъдим итте. Ярминкәнең төбәк этабы 46 мәйданчыкта 12 340 кешене җыйды», – дип билгеләп үтә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

«Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы 27 июньдә узачак. Катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән эш бирүчеләрнең тәкъдимнәре белән таныша алачак.







Губернаторы России





Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media


103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости




Спорт в России и мире



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России